МФЦда кизү тору: кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча ярдәм һәм аңлатмалар бирелә

2025 елның 20 июне, җомга

Халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүне оештыру максатларында, Әлмәт шәһәренең күпфункцияле үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре кизү торды.

Кабул итү барышында белгечләр халыкка кулланучылар хокукларын яклауга бәйле мәсьәләләр буенча консультацияләр бирделәр:

- сыйфатсыз товарларны кире кайтару,

- сыйфатсыз хезмәтләр,

- гарантияле хезмәт күрсәтү,

- тиешле инстанцияләргә дәгъва һәм мөрәҗәгатьләр бирү тәртибе.

Шулай ук гражданнарга гамәлдәге законнар кысаларында аларның хокуклары аңлатылды, сатучылар һәм хезмәт күрсәтүләр, башкаручылар белән бәхәсләрне судка кадәр җайга салу буенча тәкъдимнәр бирелде. Һәрбер мөрәҗәгать итүче сатучылар һәм хезмәт күрсәтүчеләр белән бәхәсле вәзгыятьне хәл итәргә ярдәм итәчәк мәгълүмати белешмәләр алды.

Мондый күчмә консультацияләр шәһәр халкына уңайлы вакытта һәм кулай форматта квалификацияле ярдәм алырга мөмкинлек бирә. Дежурлык кысаларындагы эш кулланучылар хокукларын бозуларны кисәтүгә һәм халыкның хокукый хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International