Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре балалар киемнәре кибетендә сатучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлатуга юнәлдерелгән семинар оештырдылар.
Семинар барышында хезмәткәрләргә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге № 2463 карары белән расланган ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату Кагыйдәләренең төп нигезләмәләре җиткерелде. Башка зурлыктагы, формадагы, габариттагы, фасондагы, төсендәге яки комплектациядәге тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлегенә керүче товарларны алмаштыру һәм кире кайтару тәртибе җентекләп аңлатылды. Әлеге эшләнмәләрне сату үзенчәлекләрен исәпкә алып, сатучылар сатып алучының, аларның кибетенә килеп, үзләренә туры килә торган товарны сайлавы, шулай ук хезмәт күрсәтү сыйфатыннан канәгатьлек алуы белән кызыксынырга тиеш.
Кибет сатучылары белән кулланучыларның дәгъваларын карау тәртибен һәм срокларын карадылар. Чарада катнашучыларга мәгълүмати материаллар тапшырылды.