Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре базарларда даими рәвештә кизү торалар, бу кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон бозуларны кисәтү максатында актуаль булып тора.
Гражданнар күпләп җыела торган урыннарда кизү тору нәтиҗәсендә базарларда эшчәнлек алып баручы шәхси эшмәкәрләрнең гамәлләренә һәм гамәл кылмауларына керә торган мөрәҗәгатьләр саны кими.
Чара барышында кулланучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Аерым алганда, сатып алучыларга товарда җитешсезлекләр табылган очракта, шул исәптән кулланучының касса яки товар чегы булмаса, сатучыга дәгъва белдерү тәртибен аңлаттылар. Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга нигезләнеп, хезмәткәрләр кулланучыларга җентекле җаваплар бирделәр, бәхәсле сорауларны хәл итү өчен гамәлләр алгоритмын аңлаттылар.
Сатып алучыларга һәм шәхси эшмәкәрләргә мөстәкыйль өйрәнү өчен мәгълүмати материаллар тапшырылды.