Тиешле сыйфатлы спорт костюмын алыштырырга мөмкин

2025 елның 27 июне, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгеченә авылда яшәүче хатын-кыз кануннарны аңлатуны сорап телдән мөрәҗәгать итте.

Хатын-кыз район үзәгендә улына спорт костюмы сатып алган. Ләкин өйдә киеп карагач, улының костюмы кечерәк икәнен аңлый. Ул сатучыга товарны зуррак күләмгә алыштыру үтенече белән мөрәҗәгать иткән, ләкин, сәүдә залында товарны алмаштыру һәм кире кайтарырга ярамый дигән мәгълүмат урнаштырылганга сылтама ясап, сатучы баш тарткан.

Кулланучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 25 маддәсе аңлатылды. Формасы, габаритлары, фасоны, төсе, күләме яки комплектациясе буенча туры килмәгән тиешле сыйфатлы товар сатып алынганнан соң 14 көн эчендә сатучыга кайтарылырга мөмкин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тиешле сыйфатлы һәр товарны кире кайтарып булмый. Закон чыгаручы алмаштырырга да, кайтарырга да мөмкин булмаган сыйфатлы товарлар исемлеген билгели. Әмма спорт костюмы бу исемлеккә керми, ләкин кире кайтарган вакытта товар үзенең беренчел сыйфатларын: тышкы кыяфәтен, ярлыкларын, биркаларын сакларга тиеш.

Кулланучыга сатучыга дәгъва юлларга тәкъдим ителде, анда балалар өчен тиешле сыйфатлы спорт костюмын кире кайтару сәбәбен кыскача бәян итәргә һәм аны башка зурлыктагы шундый ук товарга алмаштыру турындагы таләпне куярга. Әгәр дә шундый ук товар сатуда булмаса, кулланучы сату-алу шартнамәсен үтәүдән баш тартырга һәм күрсәтелгән товар өчен түләнгән акчалата сумманы кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Әлеге таләп товар кайтарылганнан соң өч көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International