Еш кына ыгы-зыгыда без товарны ашыгып сатып алабыз. Мисал өчен, сәүдә үзәгенең бер бүлегендә сатып алучы үзенә туры килә торган сары төстәге күлмәк тапкан. Ләкин өйгә кайткач, көзгедәге чагылышын тикшергәч, кыз күлмәкнең үзенә килешмәвен аңлый – күлмәк артык ачык төстә. Сатып алуны тәнкыйтьләп, туганнары да аның шикләрен арттыралар.
Өч көннән соң кулланучы күлмәкне кире кайтарырга дип кибеткә килә. Кыз, башка төстәге шундый ук күлмәкне сатып алыр идем, дип сатучыга аңлата. Ләкин сатучы, мондый күлмәкнең башка төстә булмавын, башка күлмәккә алыштыра алуын һәм, гомумән, шул көнне үк килергә кирәклеген белдерә.
Сатып алучы мондый җавап белән килешми һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына консультация сорап мөрәҗәгать итә. Белгеч аңлатканча, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының (алга таба Закон) 25 маддәсе нигезендә кулланучы 14 көн дәвамында, сатып алу көнен санамаганда, товарны алмаштырырга яки сатучыга кире кайтарырга хокуклы, әгәр әйбер кулланылмаган булса, товар күренеше сакланып калган, ярлыклар урынында булса. Касса яки товар чегы булмау таләпләрне канәгатьләндерүдән баш тарту өчен нигез булып тормый. Шул ук вакытта кайбер шартлар үтәлергә тиеш:
- закон нигезендә, сатып алучы товарның ни өчен туры килмәвенең сәбәбен (формасы, габаритлары, фасоны, төсе, күләме яки комплектациясе буенча туры килмәвен) күрсәтергә тиеш. Шуңа күрә «ошамады» дигән сәбәп-баш тарту өчен законлы нигез;
- башта шундый ук товарга алмашуны сорарга кирәк. Әгәр кирәкле товар табылмаса, акчаны кире кайтаруны таләп итәргә мөмкин.
Бу очракта кызның төсе буенча туры килмәгән күлмәк өчен акчаларны кире кайтаруны таләп итү өчен төпле нигезе бар, чөнки кирәкле күлмәк кибеттә булмаган.
Кулланучыга акчаларны тулы күләмдә кире кайтаруны таләп итеп дәгъва хаты төзүдә ярдәм күрсәтелде.
Сатучы үз чиратында дәгъваны кабул итеп алган һәм акчаларны кире кайтарган.