Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Чистай районында яшәүче тиешле сыйфатта булмаган электр лобзигы сатып алу вәзгыятендә хокукый ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте. Товар агымдагы елның язында ук сатып алынган һәм җәй көне инде аның җитешсезлеге бетерелгән. Бу юлы товарда тагын шул ук кимчелекләр ачыкланды. Кулланучы бу товардан бик нык күңеле кайткан һәм тиешле сыйфатта булмаган товарны кире кайтару мөмкинлеге турында белгечләрдән кызыксынырга булган.
Кулланучыга электрлаштырылган инструментның техник яктан катлаулы товарларга каравы һәм «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 статьясы нигезендә товарда кимчелекләр килеп чыккан очракта, сатып алганнан соң унбиш көн узгач, кулланучының мондый товар өчен түләнгән сумманы кире кайтару турындагы таләбе түбәндәге очракларның берсендә канәгатьләндерелергә тиешлеге аңлатылды::
- товарның сизелерлек кимчелеген ачыклау;
- товар җитешсезлекләрен бетерүнең әлеге Законда билгеләнгән срокларын бозу;
- товарның төрле кимчелекләрен берничә мәртәбә бетерү нәтиҗәсендә, гарантия срогының һәр елы дәвамында, тулаем алганда, утыз көннән артык файдалана алмау.
Әлеге вәзгыятьтә аны бетергәннән соң яңадан барлыкка килгән дефект җитди санала һәм бу кулланучыга сату-алу килешүеннән баш тартырга һәм акчаларны кире кайтаруны таләп итәргә мөмкинлек бирә. Шуңа бәйле рәвештә, аңа акчаны кире кайтаруны таләп итеп сатучыга мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителгән.
Кулланучыга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләренең дәгъва әзерләүдәге хокукый ярдәменнән файдаланырга тәкъдим ителде.