Ноутбукның җитешсезлеге яңадан барлыкка килгән

2025 елның 26 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына район кешесе телефон аша сатып алынган ноутбуктагы җитешсезлекләрне гарантия срогы дәвамында сатучының берничә мәртәбә бетерүенә бәйле вәзгыятьтә хокукый ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте.

Бу Товар агымдагы елның язында сатып алынган һәм бүгенге көнгә кадәр ул гарантияле ремонтта булган. Бу юлы ноутбукта шундый ук кимчелек барлыкка килде. Сатучы яңадан ремонт ясарга тәкъдим итте, әмма кулланучы башка вариантлар турында кызыксынырга булды.

Белгеч кулланучыга әлеге ситуациядә аны бетергәннән соң барлыкка килгән кимчелекнең җитди мәсьәләгә каравын аңлатты. Шуңа бәйле рәвештә, кулланучы, сатып алу бәясен тиешенчә яңадан исәпләп, акчаны кире кайтаруны яисә шул ук маркалы товарга яисә башка маркалы шундый ук товарга алмаштыруны таләп итәргә хокуклы.

Кулланучыга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләренең дәгъва әзерләүдәге ярдәменнән файдаланырга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International