Кулланучыга алдан түләнгән җиһазны китерү срогын бозган очракта, аның хокукларын аңлаттылар

2025 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына телефон аша Чистай шәһәрендә яшәүче хатын-кыз мөрәҗәгать итеп, алдан түләнгән җиһазларны китерү срогы бозылган очракларда законнарны аңлатуны сорады.  Хатын-кыз юбилейга үзенә бүләк ясарга карар кылган һәм кухня гарнитурын сату-алу килешүе төзегән, товар бәясенең 50% күләмендә алдан түләгән. Әмма килешү белән билгеләнгән вакытта гарнитур китерелмәде. Ул берничә тапкыр сатучыга мебель китерүне таләп итеп мөрәҗәгать иткән. Нәтиҗәдә гарнитур сатып алучыга шактый соңга калып китерелде һәм, әлбәттә, бәйрәм бозылды. Хатын - кыз мондый вәзгыятьтә үз хокуклары турында белергә карар кылган.

Кулланучыга сатучыга алдан түләнгән товарны китерү срокларын бозган өчен неустойка түләүне таләп итеп дәгъва юлларга тәкъдим ителде. Үз таләпләре ирекле рәвештә үтәлмәгән очракта, ул бозылган хокукларны яклау өчен судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International