Яшел Үзән территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре төзек булмаган кәрәзле телефон сатып алган өлкән яшьтәге хатын-кызга консультация бирделәр.
Хатын-кыз мөрәҗәгатеннән соң сатучы акчаны кире кайтарырга вәгъдә иткән, әмма соңыннан, җайланманы сату белән кире кайтаруны мотивлаштырып, баш тарткан. Ведомство белгечләре сату-алу килешүен өзү турында дәгъва әзерләгәннәр һәм «кулланучылар хокукларын яклау турында» гы Законның һәм сәүдә кагыйдәләренең төп нигезләмәләрен аңлатып, шәхсән кибеттә булганнар. Проблема сатып алучы файдасына уңышлы хәл ителде.