Әлмәт территориаль органының контроль-инспекция бүлеге белгече Наталья Платонова «Алкоторг» ҖЧҖ вәкиле белән Лениногорск кибетләрендә чараны тикшерделәр. Даими контроль чаралар ассортиментның тотрыклылыгын һәм Татарстан җитештерүчеләренең продукциясен тәкъдим итүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Ваклап сатучылар белән консультацияләр үткәрелде, выкладкаларны оптимальләштерү һәм заказлар формалаштыру буенча тәкъдимнәр бирелде. «Алкоторг» ҖЧҖ вәкиле кибетләргә компаниянең яңа позицияләре һәм агымдагы акцияләре турында мәгълүмат бирде.