«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 маддәсе нигезендә, сатып алучының барлык таләпләре җитештерүчедән документациядә күрсәтелгән вакыт эчендә каралырга тиеш. Мәсәлән, әгәр микродулкынлы мичкә гарантия — 3 ел булса, кибет аны 1 елга кадәр кыскартырга хокуклы түгел.
Сатучы төп гарантия тәмамланганнан соң товарны ремонтлау яки алыштыру буенча өстәмә йөкләмә бирә ала, ләкин бу җитештерүче билгеләгән вакыт эчендә кулланучының хокукларын гамәлдән чыгармый.
Хокукларыгыз бозылса, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә консультация сорап мөрәҗәгать итегез: 8 (84366) 3-28-93.