Үз хокукларыңны ничек якларга: укучылар белән очрашу

2026 елның 5 мае, сишәмбе

Әлмәт территориаль органы белгечләре Лениногорск шәһәренең 5нче мәктәбенең 9-11 сыйныф укучылары өчен «финанс грамоталылыгы атналыгы»кысаларында лекция үткәрделәр.

Практикадан конкрет мисалларда дистанцион сатып алулар вакытында алдауның типик схемалары тикшерелде һәм аларны танып белү буенча киңәшләр бирелде. Аз билгеле маркетплейсларда сатып алу кагыйдәләренә аерым игътибар бирделәр.

Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законга таянып, белгеч сатып алучыларның төп хокукларын аңлатты: тиешле сыйфатлы товарны 14 көн эчендә кире кайтару, кимчелекләр ачыкланганда — акчаны алмаштыру, ремонтлау яки кире кайтару. Шулай ук сыйфатсыз товар сәламәтлеккә яки милеккә зыян китерсә, зыянны каплау хокукы һәм сатучының гарантия йөкләмәләре турында искә төшерделәр.

Чара азагында укучыларга киңәшләр һәм консультацияләр өчен контактлар белән мәгълүмати брошюралар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International