Сыйфат – сатучы ихтыяҗының иң мөһим өлеше

2015 елның 13 ноябре, җомга

Бүген товарларның, хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты – үтә мөһим, һәм ул көндәшлек шартларында продукция сыйфатын яхшыртуда иң нәтиҗәле ысул булып тора.

Хәзер туклану һәм тантаналы мәҗлесләр культурасы яңару күзәтелә. Эскәтер, тастымал кебек өстәл кирәк-яраклары, савыт-саба, приборлар, башка әйберләр камилләштерелә, аларның яңа төрләре барлыкка килә. Шул сәбәпле җәмәгать туклануы предприятиеләрендә хезмәт күрсәтү сыйфатына карата таләпләр дә арта. Куллану культурасы үскән саен кеше хезмәт күрсәтүнең тагын да уңайлырак, кызыклырак формаларын эзли. Бүген тәмле ашау гына түгел, өстәлне матур итеп кору, аш-суны бизәү, тел-теш тидергесез хезмәт күрсәтү дә кирәк. Димәк, җәмәгать туклануы предприятиеләренә үзләренең имиджын саклау һәм клиентлары санын киметмәү өчен даими рәвештә камилләшү, базарның яңа сегментларын үзләштерү һәм клиентларын күңелләренә хуш килердәй яңалыклар белән даими рәвештә сокландырып тору шарт.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы һәм “Роспотребнадзор” идарәсенең җирле органы  хезмәткәрләре Бөтендөнья сыйфат атнасын үткәрү кысаларында Лениногорск шәһәрендә “Бәхетле” кафесында булып кайтты. Анкета мәгълүматларыннан күренгәнчә, шәһәрдә яшәүчеләрнең күпчелеге әлге кафены үз итә.

 

Хезмәткәрләребез “Бәхетле”дә хезмәт күрсәтү тәртибен күзәтте, кафега килүчеләр белән әңгәмә корды, предприятие хезмәткәрләренә киңәш-табышлар бирде. Кулланучыларның “Бәхетле” кафесы хезмәт күрсәтүләре сыйфатын тәгаен генә ничек бәяләүләрен белү өчен кафеның көндәшлеккә сәләтенә тикшеренү һәм кулланучыларның нәрсәләргә өстенлек бирүенә анализ (максаты – клиентларның кафе имиджы һәм сервисында нәрсәләрне иң мөһимнәре буларак санауларын, кафе сайлаганда нәрсәләрне игътибар үзәгенә алуларын, “Бәхетле” кафесында аларга нәрсәләрнең ошавын һәм нәрсәләрнең ошамавын билгеләү – шуларның барысыннан хезмәт күрсәтү сыйфаты төшенчәсе килеп чыга) үткәрелде.

Моның өчен кафега килүчеләр арасында сорашып-белешү үткәрелде. Аларга кафеның хезмәт күрсәтүен башка җәмәгать туклануы предприятиеләренеке белән чагыштырып карау тәкъдим ителде.

Анкета нәтиҗәләре буенча Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре предприятие җитәкчесенә җәмәгать туклануы предприятиесе хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән түбәндәге чаралар үткәрү турында уйланырга тәкъдим итте:

– хезмәт күрсәтүнең яңа төрен (кислород коктейльләре ясау) гамәлгә кертү;

– кулланучыларның яңа төркеме өчен менюны киңәйтү (тематик кичәләр оештыру);

– персоналның квалификациясен күтәрү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International