2015 елның 16 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы, куллану базарында закон бозуларны кисәтү һәм кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту максатыннан чыгып, Саба районының Байлар Сабасы авылында «Тургай» ҖЧҖ сәүдә объекты хезмәткәрләре өчен семинар үткәрде.
Семинар барышында куллану базары эшчәнлеген җайга салучы гамәлдәге законны үтәү мәсьәләләре каралды.
Чарада Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының, шулай ук хуҗалык итүче субъектларга тикшерүләр үткәрүне җайга салучы законнарның төп нигезләмәләренә тукталып үтелде.
Моннан тыш семинарда катнашучылар игътибары кулланучыларга хезмәт күрсәтү культурасына, кулланучылар өчен кирәкле мәгълүматларның булырга тиешлегенә, сәүдә залында товарларның урнаштырылуына, сатып алучылар белән исәп-хисап ясауның дөреслегенә юнәлдерелде.
Семинарда катнашучыларга шулай ук сатып алучылар шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү тәртибе, сатудагы товарларга бәя белешмәлекләре тутыру һәм урнаштыру кагыйдәләре, сатып алучыларга, таләп иткәч үк, фикерләр һәм тәкъдимнәр китабын бирү зарурилыгы турында аңлатып үтелде.
Чарада социаль әһәмиятле товарлар төркеменең тулы ассортиментын тәэмин итү һәм аларга карата тәкъдим ителә торган өстәмә сәүдә хаклары кысаларыннан чыкмау мәсьәләләре дә игътибардан читтә калмады. Семинар ахырында, танышу өчен, белешмәлекләр һәм «Пульс» газетасының чираттагы саны өләшенде.