“Сыйфат атнасы” кысаларында чаралар дәвам иттерелә

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре “Түбән Кама ш. Кулланучылар хокукларын яклау буенча шәһәр җәмгыяте” иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Лента» ГМ персоналы белән укыту-өйрәтү характерында чара үткәрде. Әңгәмә башында ук сәүдә үзәге сатучылары “Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре”н һәм “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законны үтәү мәсьәләләре буенча күп кенә сораулар бирде. Сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару, башкасына алыштыру ысуллары һәм тәртибенә, кулланучылар тарафыннан дәгъва бирү тәртибенә, сатып алучының дәгъвасы буенча сатучының нинди срокта җавап бирергә тиешлегенә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Сатучының кулланучы белән үзара килеп чыгу ихтималы булган теге яки бу низаглы хәлләр буенча фикер алышу булды. Укыту-өйрәтү характерындагы чарада товарлар һәм хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты төп игътибар үзәгенә алынды. Сатучылар белгечләр белән очрашудан канәгать калды.

Шуннан соң чара сәүдә залында дәвам итте: сәүдә үзәгендәге микрофон аша халыкка алдан хәбәр итеп, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булды. Гражданнар үзләрен борчыган төрле сораулар бирде. Шулардан: ОСАГО полисы килешүен төзегәндә, куллану кредитын рәсмиләштергәндә нигезсез өстәмә хезмәт күрсәтүне тагу; кулланучы материалыннан (әйбере белән) эш башкаруга кагылышлы мәсьәлә; кимчелекле кесә телефоны сатып алганда гражданин гарантия ремонтыннан баш тартып, түләнгән акчасын кире кайтаруны таләп итү мәсьәләләре.

   Әлеге чара барышында белгечләребез кибетнең сатып алучылары арасында: “Кулланучыларга кайсы төркемгә керүче товарларда кимчелекләрне күбрәк ачыкларга туры килә? “дигән сорауга җавап табу йөзеннән сорашып-белешү үткәрде. Респондентларның күбесе бу сорауга җавап йөзеннән, сәнәгать товарлары (көнкүреш техникасы, кәрәзле телефоннар, кием-салым, аяк киеме һ.б.) сыйфатына дәгъваларының күп булуын белдерде. Азык-төлек товарларының сыйфаты да искитәрлек түгел. Кулланучылар ярымфабрикатлар, колбаса ризыклары, балык, үсемлек мае һәм башка ризыклар сыйфатыннан канәгатьсезлеген билгеләп үтте. Хезмәт күрсәтүләргә килгәндә, халыкның ишекләр һәм тәрәзәләр куюның, мебель җитештерүнең һ.б. сыйфатына карата дәгъваларының күп булуы ачыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International