Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Бөтендөнья сыйфат көненә һәм Европа сыйфат атнасына багышланган чаралар комплексын үткәрү кысаларында “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча кулланучыларга консультация ярдәме күрсәтү өчен 4 консультация өстәле үткәрде.
Территориаль орган хезмәткәрләре мөрәҗәгать итүчеләрнең һәммәсенә сыйфатсыз товарлар сатып алуга, сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтаруга бәйле рәвештә килеп туган хәлләрдән чыгу буенча ярдәм күрсәтте, хуҗалык итүче субъектларга претензияләр белән мөрәҗәгать итү тәртибен һәм рәвешен аңлатты. Чара барышында товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфат проблемасы игътибар үзәгенә алынды, азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларны сатуга карата куела торган закон таләпләре, куллану базарын җайга салучы норматив актлар турында мәгълүматлар ирештерелде.
Мөрәҗәгаь итүчеләрнең һәркайсына кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге закон нигезендә аңлатмалар бирелде. Гомумән алганда, эш барышында 25 гражданинга түбәндәге мәсьәләләр буенча консультацияләр бирелде: сыйфатлы аяк киемен һәм смартфонны кире кайтару һәм башкасына алыштыру, техник яктан катлаулы булган сыйфатсыз товарны кире кайтару, сыйфат тикшерүен һәм экспертиза үткәрү, претензияләрне карап тикшерү сроклары; ювелир әйберләрен, шул исәптән иконаларны башкасына алыштыру, гарантия ремонтының максималь сроклары һ.б.
Соңгы вакытларда сатып алучыларның гына түгел, эшмәкәрләрнең дә бәхәсле мәсьәләләрне хәл кылуда ярдәм кулы сузуыбызны сорап мөрәҗәгать итүләре күңелдә канәгатьлек хисләре тудыра. Бигрәк тә товарның базарда, ярминкәдә сатып алыну очракларында. Куллану базарындагы закон бозуларны актив төстә күзәтеп барган гражданнарыбыз да бар. Без аларга бик тә рәхмәтле.
Кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен Татарстан Республикасы куллану базарында сатыла торган товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын, сәламәтлек өчен куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән консультация өстәлләре үткәрү, шулай ук халыкны хокукый яктан яклау-агарту эше аерым бәйрәм даталары кысаларында гына түгел, бәлки даими рәвештә дәвам иттереләчәк.