Эшмәкәрлек субъектлары өчен өйрәтү характерындагы семинарлар үткәрелә

2017 елның 3 феврале, җомга

2017 ел дәвамында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы карамагындагы барлык районнарда яңа эшли башлаган, шулай ук инде күптәннән эшләп килүче бизнес вәкилләре белән эшлекле семинарлар, “Түгәрәк өстәл”ләр, очрашулар уздырылачак. Барлык консультацияләр һәм ярдәм бушлай булачак. Чаралар циклы, кулланучылар хокукларын яклау турында закон таләпләре белән таныштыру, үзләрен борчыган сорауларга җаваплар бирү, иң еш очрый торган закон бозу очраклары, аларның килеп чыгу сәбәпләре һәм хәл кылу юллары буенча фикер алышу максатында, төрле юнәлештә эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр   өчен үткәрелә. Шулай ук аларга бизнес алып бару өчен кирәкле норматив-хокукый документлар һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге закон нормаларын аңлаткан белешмәлекләр таратыла.

2017 елның 2 февралендә «Панорама» сәүдә үзәгендә кулланучылар хокукларын бозуларны кисәтү, сәүдә үзәгендә сатучыларның һөнәри осталыгын үстерү максатыннан очрашулар булып узды. Очрашу барышында Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре сатучыларны таныштырды:

- товарларны сатуның гамәлдәге кагыйдәләре,

- кулланучы буларак санга сугылмаган хокукларын яклау өчен кулланучыларга Әлмәт территориаль органына мөрәҗәгать итүгә нигез булып хезмәт иткән төп сәбәпләр;

- судларда бәхәсләрне карап тикшерү тәҗрибәсе белән.

“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 18 статьясында күздә тотылган претензия кую һәм аны карап тикшерү тәртибе (сыйфат тикшерүен үткәрү, кимчелекнең, җитешсезлекнең барлыкка килү сәбәпләрен билгеләү, закон нигезендә билгеләнгән срокта кулланучының законлы таләпләрен үтәү яки кулланучыга куелган таләпләрен канәгатьләндерүдән нигезле баш тарту) буенча ирештерелгән мәгълүматлар да сатучылар күңеленә бик хуш килде.

Кулланучылар белән сатучылар арасында килеп чыгу ихтималы булган низаглы хәлләр буенча фикер алышуда күп кенә сораулар бирелде. Эшмәкәрләр кулланучылар белән үзара килеп чыккан бәхәсләрне хәл кылу тәҗрибәсе белән уртаклашты. Әйтергә кирәк, хуҗалык итүче субъектлар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законны үтәү зарурилыгын аңлый.  Моны павильоннар җитәкчеләре арасыннан бер ханымным: “Сатучылар күпчелек очракларда нәкъ менә закон таләпләрен белмәүләре аркасында закон бозуларга юл куя. Мондый очрашулар безнең өчен бик файдалы. Шулай итеп, безгә “төзәлү” һәм киләчәктә закон сүзен аяк астына салып таптамау мөмкинлеге барлыкка килә,” - дип куюы раслый.

Эшмәкәрләр үзләренә таратылган материал өчен дә рәхмәт сүзләре ирештерде.

Бизнес вәкилләре “Түгәрәк өстәл”ләр, очрашуларга бик теләп йөри. Беренчедән, мондый очрашулар бик кызыклы булса, икенчедән, бизнесны уңышлы төстә алып бару өчен кирәк һәм файдалы. Тормыштан күренгәнчә, хәзер хуҗалык итүче субъектларның күпчелеге сатучы белән сатып алучы арасында килеп чыккан бәхәсләрне фәкать закон нигезендә җайга салырга тырыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International