Менә сиңа ортопедик аяк киеме...

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

 ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы “Кайнар линия” телефонына баласының сәламәтлеге өчен борчылган бер ана шалтыратты.  Баксаң, дәвалаучы табибы сабыйга махсус ортопедик аяк киеме киеп йөрергә киңәш иткән икән. Тукай районында яшәүче бу ханым, озак уйлап тормастан, мондый аяк киемен юнәтү өчен Чаллы шәһәрендәге сәүдә үзәкләренең берсенә барып чыккан. “Балалар аяк киеме бүлегендәге консультантның тасма теленә ышанып, 5 мең сумлык ортопедик аяк киеме сатып алдым. Өйгә кайткач, яңа ботинкаларны балама кидереп карадым. Әмма аларның бала аягына ярамавын һәм, гомумән, ортопедик та түгеллеген аңлап,  бик зур пошаманга төштем. Миңа хәзер нишләргә соң инде?” - дип сыкранды  телефон аша бичара ана.

Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре килеп туган хәлгә төшенгәннән соң ханымга түбәндәгеләрне аңлатты. Балалар һәм үсмерләр өчен билгеләнгән продукцияне сатканда кулланучылар белән сатучы арасындагы үзара мөнәсәбәтләр РФ Гражданлык кодексы, “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.98 ел, № 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре нигезендә җайга салына. Балалар һәм үсмерләр өчен тәгаенләнгән продукция, теләсә кайсы башка продукция кебек үк, Таможня берлегенә керүче дәүләтләр базарында әйләнештә йөртү өчен бердәм билге -  «ЕАС» билгесе белән тамгаланган булырга тиеш. Балалар һәм үсмерләр продукциясен маркировкалауның билгеле бер үзенчәлекләре бар. “Экологик чиста”, “Ортопедик” һ.б.  маркировкалары клиник сынаулар үткәрелүен раслаган тиешле документка ия булуны күздә тота. Ортопедик аяк киеме маркировкасында шулай ук әйбернең үлчәме, моделе һәм (яки) артикулы, өслегенең, эчлеге һәм табанының нинди материалдан эшләнүе,  аяк киеменнән файдалану һәм аны чистарту-карап тоту шартлары турында мәгълүматлар булырга тиеш. Аяк киеме, шул исәптән ортопедик аяк киеме дә, мәҗбүри төстә сертификацияләнергә тиеш.

Офисыбызга чакырылып  (түбәндәге адрес буенча: Чаллы ш., Корчагин бульвары, «2 «А» й.), ханымга бушлай юридик ярдәм күрсәтелде һәм хосусый эшмәкәргә карата претензия хаты проектын язуга булышылды.

Шулай итеп, “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының 12 статьясы нигезендә  судка кадәр тәртиптә сатып алучыга 5 мең сум күләмендә акчасы кире кайтарып бирелде. Хосусый эшмәкәр гафу үтенде,  сатучылар өчен Сәүдә үзәгендә, законның төп статьяларын аңлату нигезендә, “Түгәрәк өстәл” оештырылды.
Чаллы территориаль органының кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре кулланучыларның барчасын үз хокукларын белергә, ә инде санга сугылмаган хокукларын яклау зарурилыгы туганда судка мөрәҗәгать итәргә чакыра.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International