Берничә дистә ел элек сатып алучылар азык-төлек һәм товарларны сатып алуны нигездә, базарларда башкаралар иде. Хәзер исә кулланучылар супермаркетларга һәм сәүдә үзәкләренә өстенлек бирә башлады. Әмма җәйге-көзге чорда базарлар, элеккечә үк, кирәкле һәм экономияле булып кала бирә, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне күпләп сатып алучыларны җәлеп итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре "Казан шәһәренең үзәк базары" ААҖ (Адресы: Казан шәһәре, М.Межлаук ур., 13 йорт) территориясендә кизү торды.
Белгечләр кулланучыларга кулланучыларның хокукларын яклау һәм гамәлдәге законнарны үтәү өлкәсендә консультацияләр бирде.