ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан 2019 елның 22 октябреннән 23 октябренә каршы төндә юридик затлар, хосусый эшкуарлар белән үзара бәйләнешкә кермичә уздырылган контрольлек (күзәтчелек) чаралары кысаларында алкогольле продукция сатуга бәйле 2 административ хокук бозу очрагы ачыкланды:

  • Казан шәһәрендәге базарларның берсендә спиртлы сыеклык (халыкта "фанфурик" дип йөртелә) сату факты чикләнде;
  • Авиатөзелеш районындагы барларның берсендә ябык савыт белән алып чыгып, сыра сатылган, бу исә гамәлдәге законны бозу булып санала.

23
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Әлмәттә хуҗалык итүче субъектлар алкогольле продукцияне сату вакытын чикләү турындагы законны кабат бозган.

Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгечләре белән берлектә үткәрелгән чаралар барышында алкогольле продукция, ягъни сыра сату вакыты бозылуның өч очрагы ачыкланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International