ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2020 ел
дүшәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында, 2020 елның 13 нче мартында «Спасский оптторг» җитештерү берләшмәсенең «Кулинария» кибетендә он һәм кондитер әйберләре күргәзмә-презентациясе үткәрелде. Күргәзмәдә 20дән артык төрдәге продукция тәкъдим ителгән иде: гөбәдия, өчпочмак, лимон пирогы, кәбестәле пирог, күрәгәле пирог, кара җимеш һәм күрәгә белән катлы пирог, каймак пирогы, камыр эчендәге сосиска, чәк-чәк, төрле пәрәмәчләр, шулай ук өй токмачы.


18
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

"Сыйфат атналыгы" кысаларында Спас районы кибетләренең берсендә он һәм кондитер әйберләреннән күргәзмә-презентация үткәрелде. Кулланучыларга 18 төрдән артык камыр ризыгы тәкъдим ителде. Презентациягә тәкъдим ителгән барлык продукция шәхси кулинария цехында җитештерелә. Дегустация вакытында кулланучылар тәкъдим ителгән продукция, аның куллану үзенчәлекләре турында тулы мәгълүмат алды, шулай ук тәкъдим ителгән үрнәкләрдән авыз итү мөмкинлегенә дә ия булды. Кулланучылар барлык продукцияне максималь баллар буенча бәяләде, бигрәк тә кондитер әйберләре ошады. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International