Әле күптән түгел генә кыйммәтле металл яки алтыннан эшләнгән товарларны кире кайтару мөмкин түгел иде. 1998 елның 19 январендә кабул ителгән Карар исемлегенең 9 нчы пункты нигезендә, техник характеристикасына катнашы булмаган очракта кыйммәтле металл һәм эшкәртелгән кыйммәтле ташлар кире кайтарылмавы күрсәтелә.
Яңа елга бүләкләр әзерләр вакыт җитте. Универсаль бүләкләргә карый торган бүләкләрнең берсе – ул зәркән эшләнмәләре. Кыйммәтле әйбер бүләк итеп, яраткан әбине дә, яшь кыз баланы да, хәтта саллы ир-атны да сөендерергә була.
Бүләк сайлау – ул бик җитди эш, ә Яңа ел бүләге сыйфатында зәркән әйберләрен сайлау – икеләтә җаваплылык сорый.
Зәркән бизәнү әйберләре базарында алтын, агалтын, көмеш, шулай ук кыйммәтле һәм ярымкыйммәтле ташлар белән эшләнгән әйберләр күп. Зәркән кибетләрендә, кызганычка каршы, сыйфатсыз продукция сату очраклары да булгалый.