Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырылган озату документларыннан башка гына сыра сату турында кергән шикаять нигезендә, Тукай районы сәүдә объектларының берсенә барып кайтты. Контроль чара үткәргәндә гаризада күрсәтелгән шикаять расланган. 16,2 литр сыра продукциясе законсыз әйләнештән алынды.
Хокук бозучыга карата РФ КоАП 14.16 ст.2 өлеше, 14.19 ст., 14.45 ст. буенча административ эш кузгатылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына урнаштырылган яраклылык вакыты чыккан сыра сату турында шикаять нигезендә Тукай районы сәүдә объектларының берсенә барып кайтты.