Вакыт-вакыт без барыбыз да такси хезмәтеннән файдаланабыз. 2023 елның 1 сентябреннән «Россия Федерациясендә таксида пассажирлар һәм багаж ташуны оештыру турында»гы 580-ФЗ законына таксиларга, шулай ук аларны йөртүчеләргә һәм ташучы оешмаларга өстәмә таләпләр куючы берничә үзгәреш кертеләчәген белү дә кирәк.
Такси хезмәтеннән файдаланмаган кеше юктыр, мөгаен. Кайберләре көн саен диярлек такси белән йөри. Әлбәттә, уңайлы, ишек алдына кадәр китереп куяларр, начар һава торышында машинаңныкабызырга кирәкми, шартлар җәмәгать транспортындагы кебек түгел. Шуңа да карамастан, бу хезмәт һәрвакытта да үзен акламый. Кулланучылар сораулары такси хезмәтенең ни дәрәҗәдә кирәк булуын күрсәтә. Шул уңайдан Арча территориаль органы хезмәткәрләренә такси хезмәте күрсәтүнең законлылыгы турында берничә сорау килә.