Йорт хайваннары – күпләр өчен балачактан ук тормышыбызның аерылгысыз өлеше булып тора. Иртәдән җан иясе турында кайгырту безне җаваплылыкка өйрәтә, алмашка исә без тугры дус һәм чиксез шатлык чыганагы алабыз. Безнең кече туганнарыбыз ялгызлыктан коткара, стресс, начар кәеф һәм күп кенә авырулар белән көрәшергә булыша. Йорт хайваннары кешегә чын дус була һәм еш кына тулы хокуклы гаилә әгъзаларына әверелә.
Җәйнең иң кызган чагы, дача эшләре дәвам итә һәм, әлбәттә инде, без үзебезнең йорт хайваннарыбызны да игътибарсыз калдырмыйбыз. Аларны үзебез белән дача участокларына, урманга, сулыкларда коенырга алабыз. Шул ук вакытта саклык чаралары турында онытабыз, ә бит яраткан хайаннарыбыз кояшта кызынудан, бөҗәкләр һәм талпаннар тешләүдән зыян күрергә мөмкин. Менә шул очракларда аларга ветеринарның квалификацияле ярдәме кирәк.
Шәһәрдә яшәүче заманча кешеләр еш кына табигать белән аралашу мөмкинлегеннән тулысынча мәхрүм ителгән һәм йорт хайваннары кайчагында мондый аралашуның бердәнбер өлешенә әверелә. Вакыт узу белән кеше хайванга шулкадәр бәйләнә ки, ул җәнлек кенә түгел, ә яраткан дусты, гаилә әгъзасына әверелә.