Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе каршындагы коррупциягә каршы тору Комиссиясе утырышы булды. Комиссия әгъзаларыннан тыш, утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет вәкилләре дә катнашты. Җыелучылар алдында кереш сүз белән комиссия рәисе Җәүдәт Әхмәтханов чыгыш ясады. Алга таба көн тәртибенә куелган сораулар буенча фикер алышуга күчтеләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча Комиссия утырышы булып узды.