2022 елның 8 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет утырышы булды. Утырышта катнашучыларны Иҗтимагый совет рәисе, «Кулланучылар базары бәйсез экспертиза һәм мониторинг республика үзәге» ДБУ эшләр идарәчесе Юрий Митюшкин сәламләде. Иҗтимагый совет әгъзалары һәм чакырылган катнашучылар алдында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов чыгыш ясады.
Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет утырышы булды. Чакырылган кунак, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов чарада катнашучыларны алкоголь базарындагы яңалыклар белән таныштырды. Аннары Иҗтимагый советта катнашучылар план буенча фикер алышуга кереште.