2023 елның 31 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының шәхси составы өчен Яшел Үзән шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Ренат Муллануров коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча дәрес үткәрде.
2023 елда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне 9 декабрьдә билгеләп үтеләчәк. Әмма хәзер үк Казан территориаль органы искә төшерә:
1. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре эшчәнлегендә коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоны: +7 987 296 68 93.
2. Татарстан Республикасы прокуратурасы: +7 (843) 291 19 25 (кизү торучы прокурор).
3. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының тәүлек буе эшли торган «ышаныч телефоны» : +7 (843) 291 20 02.
XXI гасырда безнең алда торган глобаль проблемаларның берсе - коррупция үсешенә, шул исәптән ришвәтчелеккә каршы тору. Коррупция кешеләргә борынгы заманнардан ук таныш. Коррупция белән бәйле мәсьәләне хәл итү өчен коррупциянең нәрсә икәнен аңларга кирәк. Коррупция - вазыйфаи затның үз вәкаләтләрен һәм үзенә ышанып тапшырылган хокукларны, шулай ук әлеге рәсми хакимият статусы, мөмкинлекләр, шәхси файда максатларында элемтәләрне куллануны аңлата торган термин.
Бүгенге көндә дөнья бөтен планетада кешеләрнең иминлегенә һәм тормышына куркыныч тудыручы җитди проблемалар белән очраша. Аларның күбесе, теге яки бу яктан, коррупция проблемасы белән бәйле.
Коррупция җәмгыятьнең барлык аспектларына тискәре йогынты ясый һәм конфликтлар һәм тотрыксызлык белән тыгыз бәйләнә, социаль-икътисади үсешне куркыныч астына куя, демократик институтларны һәм закон өстенлеген боза.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә җитәкче Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе каршындагы комиссия утырышы булды. Комиссия рәисенең кереш сүзеннән соң, әгъзалар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең коррупциягә каршы тору эшчәнлеген яктырту буенча 2022 елда ММЧ эше нәтиҗәләре турында доклад тыңладылар.
2022 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы территориаль органына барып кайтты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында «Без коррупциягә каршы!» дип исемләнгән балалар рәсемнәре күргәзмзсе оештырылды. Аның максаты яшүсмерләр арасында коррупциягә каршы тору тәрбияләү.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре балалары арасында «Без коррупциягә каршы» дип аталган балалар рәсемнәреннән мәгълүмати-иллюстрацион күргәзмә оештырылды.
Коллективта коррупция күренешләренә түземсезлек булдыру максатыннан, МИЭБ һәм ЭЭМнең Чистай районы буенча ПК начальнигы Илназ Таһировның Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре белән эшлекле очрашуы оештырылды.
Коррупция иҗтимагый процессларга тискәре йогынты ясый, инвестицион климатның начарлануына, ярлылыкның таралуына, халыкның әхлаклылыгын киметүгә, илнең милли иминлегенә һәм нәтиҗәле социаль-икътисади үсешенә яный.