ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданка Н. сатып алынган орлыкларның сыйфатына шикаять белән телефон аша мөрәҗәгать итте. Февраль башында ул базарда борыч орлыгы сатып алган, орлыкларны тартмага утырткан, ләкин хәзерге вакытка кадәр алар үсенте бирми икән. Сатып алучыда орлыкларның сыйфатсыз булуына карата шик туган. Кулланучыга әлеге категориядәге товарны сатып алу буенча тәкъдимнәр бирелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау орлыклар

7
май, 2021 ел
җомга

Ни чәчсәң, шуны урырсың дигән әйтем тирән мәгънәле. Елның нәкъ менә шундый чоры җитте, яз килде, сыйфатлы утырту материалын сайлау мәсьәләсенә җитди якын килергә кирәк һәм шул чакта гына көз мул уңыш белән сөендерәчәк. Бакчачылар алдында сайлау гади түгел: орлыкларны кайдан сатып алырга, нинди сортларга өстенлек бирергә, ничек дөрес сайларга? Яз көне бу товарларның тәкъдиме ихтыяҗдан артып китә башлый. Җир асты кичүендә, азык-төлек кибетендә, базарда сатылалар, һәм бакча күршебез дә үз орлыклары белән бүлешергә мөмкин, чыннан да, сайлау гади түгел.

Тэги: орлыклар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International