Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Арча шәһәренең «Казансу» паркы территориясен чистартуда катнашты. Бу көнне һава торышы яхшы булды. Эш ике сәгатьтән артык дәвам итте һәм беркемне дә битараф калдырмады.
Әлеге чара «Россия суы» бөтенроссия акциясенә багышланган иде.