Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының сәүдә бүлеге хезмәткәрләре өчен семинар-укулар оештырылды.
2022 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 30 еллыгына багышланган онлайн-конференция булды. Конференциядә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының килеп чыгу тарихы һәм тормышка ашырылуы белән бәйле мәсьәләләр каралды. Әлеге Законда 30 ел эшләү дәверендә булган үзгәрешләр яктыртылды.
30 ел элек, 1992 елның 7 февралендә, Россия Федерациясе Югары Советы тарафыннан «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Закон кабул ителде (алга таба – Закон), гражданнарның 1985 елның 9 апрелендәге 39/248 номерлы БМО Генераль Ассамблеясы резолюциясендә беркетелгән хокукларын тормышка ашыру мөмкинлеге барлыкка килде.