Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече «Громада» сәүдә комплексында кизү тору барышында Болгар шәһәрендә яшәүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезләрен һәм бүләк сертификатын куллану үзенчәлекләрен аңлатты.
Бүләк сертификаты - сату ысулы, аны еш кына бүләккә дип алалар. Бу бүләкнең үзенчәлекләре шунда ки, нәрсә бирергә, бүләк ошармы, юкмы дип уйларга кирәкми, чөнки котланган кеше аны үзе сайлаячак.
Хәзерге вакытта «нәрсә бүләк итәргә?» дигән сорауны хәл итү 10 ел элек булганга караганда күпкә җиңелрәк. Әйтик, бүген бүләк сайлау проблемасы сертификат алу ярдәмендә хәл ителә. Кибетне сайлыйсыз, бүләк суммасын билгелисез һәм тантана сәбәпчесенә матур конверт тапшырасыз.