Намуссыз ремонт остаханәләрендә һәм сервис үзәкләрендә кулланучыларга, кагыйдә буларак, бушлай диагностика ясарга һәм ватылу сәбәбен билгеләргә вәгъдә итәләр. Килешү төзелми, товарны кабул итү турындагы документлар закон таләпләренә туры китереп төзелми. Еш кына инде берничә көннән соң остаханә яки сервис үзәге хезмәткәрләре товарның ремонтланганын һәм аны алып китәргә мөмкинлеген телефон аша хәбәр итәләр. Шул ук вакытта ремонт бәясен атыйлар, ул яңа товар бәясенең 80% кадәр җитә ала.