Ныклы гаилә - ул тормыштагы иң төп кыйммәт, ул мәхәббәт, зирәклек, үзара хөрмәт, җаваплылык, бер-берсенә тугрылык ныгытмасы, һәрвакыт дәүләт һәм җәмгыятьнең таянычы булып тора. Нәкъ менә гаиләдә кеше тирә-юньне, дөньяны танып белә, үз халкының рухи-әхлакый традицияләрен үзләштерә, туган илгә һәм якыннарына мәхәббәтне өйрәнә.
Россия Федерациясе Президенты боерыгы белән 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә мәхәббәт, аңлау һәм ярдәм чыганагы, балаларны игелекле, намуслы һәм гадел булырга өйрәтә. Гаилә - кеше тормышының төп аспекты. Гаиләнең бала тормышында, аның формалашуында һәм тәртибендә аерым әһәмияткә ия. Нәкъ менә гаиләдә барлык шәхси сыйфатлар формалаша.