2019 елның 11 һәм 12 апрель көннәрендә Түбән Камада "ЭТО ТО, СЭР!" (ягъни алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе) исеме астында халыкара инвестиция форумы узды, аны ТР Инвестицияле үсеш агентлыгы һәм Түбән Кама районы башкарма комитеты оештырды. "ЭТО ТО, СЭР!" – Татарстан Республикасының, Түбән Кама шәһәренең һәм Түбән Кама муниципаль районының инвестицион һәм икътисадый потенциалын презентацияләү өчен иң яхшы платформа. Чарада Россиянең төрле шәһәрләреннән 700 артык кунак, шулай ук КХР, Төркия һәм башка илләрдән дә делегацияләр катнашты. Бизнес-бергәлекнең киң даирә вәкилләре катнашу нәтиҗәсендә яңа килешүләр төзү, файдалы контрактларга ирешү мөмкин булды. Нәтиҗәдә Түбән Кама буенча өч килешү имзаланган, алар арасында дүрт катлы кунакханә комплексын төзү, кибет, фитнес үзәге, сәүдә-эш офислары үзәген төзү. Боларның барысы да эш урыннары бирәчәк. Ике көн дәвамында форум күргәзмәсе эшләде, анда илле мәгълүмат тактасында Татарстан Республикасының Инвестицияле үсеш агентлыгы, сәнәгый һәм инвестицион парклар, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан биш Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе, иң эре сәнәгать предприятиеләре, банклар, ТР предприятиеләре өчен кадрлар әзерләп чыгаручы югары белем йортлары һ.б. күрсәтелгән иде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Ришат Нәфыйков "Татарстан – уңышлы бизнес территориясе!" пленар утырышында катнашты, ул 12 нче апрель көнне булды.
Кесә телефоны сатып алганда кулланучы кесәсеннән түләнергә тиешле өстәмә хезмәтләрне тагу кулланучыларның хокукларын бозуның киң таралган күренеше булып тора.
Еш кына кибетләр кесә телефоннарын сатканда, телефонга заряд җыю җайланмасын аерым түләп алуга кадәр, төрледән-төрле хезмәтләрне тагарга тырыша.
Кулланучылар исә бу хакта түләү чегын кулга алгач кына белә.
Сез шундый хәлдә калган очракта нишләргә:
- язмача гариза (дәгъва) белән сатучыга мөрәҗәгать итәргә;
- әгәр 10 көн эчендә Сезнең гаризага (дәгъвага) җавап килмәсә яисә тискәре җавап килсә, Сез судка мөрәҗәгать итә аласыз;
- әлеге өлкәдә күзәтчелек буенча дәүләт органнарына мөрәҗәгать итегез.
"Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының 16 статьясы нигезендә кулланучы хокукларын кысрыклый торган шартнамә шартлары кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы законнарда яки Россия Федерациясенең башка хокукый актларында билгеләнгән кагыйдәләр белән чагыштырганда гамәлдә түгел дип таныла.
Әгәр кулланучының хокукларын кысрыклый торган шартнамәне үтәү нәтиҗәсендә ул акча сарыф итәргә дучар булса, мондый акча әзерләүче (башкаручы, сатучы) тарафыннан тулы күләмендә кайтарып бирелергә тиеш.
Бер төрле товарларны (эшләрне, хезмәтләрне) сатып алуны мәҗбүри рәвештә башка төр товарлар (эшләр, хезмәтләр) сатып алу белән бәйләп аңлату тыела. Товарларны (эшләрне, хезмәтләрне) ирекле сайлап алу хокуклары бозылу нәтиҗәсендә кулланучыга китерелгән зыян сатучы (башкаручы) тарафыннан тулы күләмендә кайтарып бирелә.
Гарантия срогы дәвамында кулланучылар тарафыннан белдерелә торган таләпләрне канәгатьләндерүне товарларның (эшләрнең, хезмәтләрнең) җитешсезлекләренә бәйле булмаган шартлар белән бәйләп аңлату тыела.
Сатучы (башкаручы) кулланучы ризалыгыннан башка өстәмә эшләрне, хезмәтләрне түләү нигезендә башкарырга хокуклы түгел. Кулланучы мондый эшләргә (хезмәтләргә) түләүдән баш тартырга хокуклы, әгәр алар өчен түләнгән булса, кулланучы сатучыдан (башкаручыдан) түләнгән сумманың кайтарылуын таләп итәргә хокуклы. Кулланучының өстәмә эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә түләү нигезендә ризалашуы сатучы (башкаручы) тарафыннан язма формада рәсмиләштерелә, әгәр федераль законда башкасы каралмаса.
Товар сатып алганда сатып алу шартларын игътибар белән укыгыз.
Игътибарлы булыгыз!
Яз килде һәм инде туйдырып бетергән дубленкалар, туннар һәм мамыклы курткалар урынына юкаларын сайлар чак җитте. Табигый күннән ясалган куртка язгы чорда аеруча актуаль. Ул һава үзгәрешләренә карамастан, үзеңне уңайлы һәм ышанычлы хис итү мөмкинлеген бирә. Күн куртка уңайлы, стильле һәм нәзберек түгел. Әмма ләкин бәясе арзанлы булмаганга күрә, күн әйбер сайлаганда нык җаваплы булу сорала.
Күн куртка – ул кием предметы гына түгел, ә тышкы тирәлектән яклану чарасы да. Күн курткалар нәрсәсе белән яхшы һәм уңайлы соң? Күн яңгырдан һәм җилдән бик яхшы саклый, юешләнми, җиңел чистартыла, киеп йөргәндә җайлы һәм, ниһаять, матур. Моннан тыш, мондый куртканы берничә ел кияргә була һәм шушы вакыт эчендә ул бик күркәм булып күренәчәк.
Куртка сайлаганда иң әүвәл аны карап чыгарга кирәк. Ярлыгы белән танышып чыгыгыз. Күн эшләнмәләр төрле илләрдә җитештерелә, ләкин алар арасында иң яхшы җитештерүче буларак Канада, Италия, Швеция, Бөекбритания, Финляндия фирмаларын аерып чыгаралар.
Күн куртка сайлаганда күннең сыйфатына махсус игътибар итәргә кирәк. Иң яхшысы – сарык яки бозау тиресе. Чучка тиресеннән ясалган куртка арзанлырак, ләкин ул берничә ел гына хезмәт итәчәк, чөнки тышкы кыяфәте тиз бозыла. Тагын да арзанлырагы – ясалма күн, начар булмаган эконом вариант, заманча технологияләр шулхәтле алга китте ки, чын күнне ясалмасыннан аеруы көннән-көн катлаулана бара, югыйсә ясалма күн берничә тапкырга азрак хезмәт итә.
Эчлегенең сыйфатын һәм фурнитурасын да тикшерергә кирәк. Әгәр куртка синтепонда булса, мөгаен, күннең дә сыйфаты уртачарактыр. Төймәләре тыгыз төймәләнергә яки, киресенчә, җиңел чишелергә тиеш түгел. Молниясе белән дә күтәргәндә-төшергәндә проблемалар чыгарга тиеш түгел.
Төсе һәм формасы турында берничә сүз. Соңгы елларда базарда хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен күн эшләнмәләрнең күп кенә модельләре тәкъдим ителә. Витриналарда күннең төрледән-төрле төсләре каршы ала. Модалы тенденцияләргә карап, кыю рәвештә экспериментлар уздырыгыз, экстравагантлы яки артык яшь булып күренүдән курыкмагыз, чөнки күн куртка ул фантазиядән һәм иҗади эзләнүдән курыкмый торган гардероб предметы. Сатып алган әйберләрегез күңелгә ятышлы булсын!
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган чаралар кысасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре Апас районының туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Музей тарихы 1991 елның 14 октябреннән башлана. Музейда төрле дәвер экспонатлары тупланган. Алар арасында археологик һәм палеонтологик табылдыклар, борынгы кешеләрнең Копров стоянкасыннан хезмәт кораллары (сөяк инәләр, балта, таш чүкеч), мөгезборынның баш сөяге, мамонт теше, 85 см озынлыгында кырпы балыгы сөягеннән фрагмент һ.б. Тарих документлар, фотолар һәм XIX-XX г. предметлары белән бирелгән. Этнография бүлеге кунакларны Казан татарларының көнкүреш предметлары, яшәеш рәвеше һәм осталыклары белән таныштыра. Чигелгән һәм өйдә тукылган сөлгеләр күп күрсәтелгән. Крестьян ызбасыннан фрагмент оештырылган, анда ХХ гасыр башында алмагач агачыннан ясалган карават та бар. Татар эшләнмәләреннән тыш, экспозициядә ХХ гасыр башы удмурт челтәр кәрнизләре һәм XVIII гасыр азагы өйдә тукылган уникаль башкорт сөлгеләре күрсәтелгән.
Апас данлыклы татар мәгърифәтчесе, галим, беренче татар аңлатмалы сүзлеген төзүче Җамал Вәлиди (1887-1932) исеме белән бәйле, ул 1931 нче елда репрессияләнгән. Гражданнар сугышы чоры корал фрагментлары, ак-чехлар белән көрәш һәм җиде помещик утарының җимерелүе турында газета материаллары белән бирелгән. Экспозициядә Фигнерларның өч утары турында материаллар бар. Бөек Ватан сугышы экспонатлары арасында 1942 елгы оборона корылмаларын (окоплар) кабул итү-тапшыру акты кызыклы. 1941 нче елның октябреннән башлап 1942 елның февраленә кадәр Апас районында алман армиясе алга киткән очрак өчен кулдан 300 км артык окоп казыла. Эшләрдә 1 миллион тирәсе кеше катнаша. Документлар арасында – шушы төбәктән чыгучы өч Советлар Союзы Герое һәм Апас районының Биеш авылында туган, Нюрнберг процессында катнашкан контр-адмирал И.М.Золин турында материаллар: 1943 нче елда М.И.Калинин белән фотолар, 1960 нчы елдан 1972 нче елга кадәр мәктәп музеена язылган хатлар һ.б. Хәзерге вакытта музейга килүчеләр өчен даими гамәлдә булган җиде экспозиция эшли: археология һәм табигать; революциягә кадәрге чор; көнкүреш интерьеры һәм татар авылларының этнографиясе; 1917 нче елдан 1940 нчы елга кадәрге чор, НЭП, коллективлаштыру һәм репрессия чоры; 1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышы чоры; районның данлыклы кешеләре; районның бүгенгесе һәм типография. Музейда күрсәтелгән экспозицияләр таң калдыра. Территориаль орган белгечләре Татарстандагы бер район тарихы турында бик күп кызыклы мәгълүмат алды.
Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре кечкенә генә өмә уздырып алды – эри алмаган карны таратты. Казанда гомумкала өмәсе 20 апрельдә узачак. Аның вакытын күчерү турында карар шәһәрдә яшәүчеләрдән килгән күпсанлы мөрәҗәгатьләргә бәйле рәвештә кабул ителде, дип хәбәр итә KZN.RU. Гадәттә Казанда гомумкала өмәсе ел саен апрельнең соңгы көннәрендә үткәрелә иде. Бу вакытта коры һәм җылы һава торышы башлана, шәһәрне кыш буена җыелган чүп-чардан һәм пычрактан чистарту һәм республика башкаласын җәйге чорга әзерләү мөмкинлеге туа. Быел өмә уздыру 27 апрельгә планлаштырылган иде.
Узган атна дәвамында өмәдә катнашырга ниятләгән шәһәр халкыннан бу чараны, апрельнең соңгы ялларын Пасха бәйрәмен уздыруга багышлар өчен, бер атнага алгарак күчерү гозере белән берничә мөрәҗәгать алынган. Һава торышы өмәне билгеләнгән датасыннан алдарак үткәрү мөмкинлеген биргәнгә күрә, Казанның башкарма комитеты тарафыннан гомумкала өмәсен 20 нче апрельгә күчерү карары кабул ителгән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлеге хезмәткәрләре хезмәт вазыйфаларын үтәү барышында Мәскәү-Чиләбе трассасында Екатеринбург кешесе йөртеп килгән "Лада ХRAY" маркалы автомашинаны туктаткан. Автомобильне карау барышында ярлыклары булмаган, ныклап яшерелгән катыргы тартмалар ачыкланган. Һәр тартма эчендә һәркайсы 10 литрлы, үтәкүренмәле төстә полиэтилен пакетлар булган, аларга үтәкүренмәле спирткатнашмалы сыекча тутырылган. Шул рәвешле легаль булмаган әйләнештән спирткатнашмалы 240 литр продукция алынган. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча административ тикшерү эше алып барыла, продукция үрнәкләре экспертизага юлланган.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 16 октябрендәге 764 номерлы карары белән расланган "2014-2021 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" дәүләт ярдәмче программасын үтәү максатында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегендәге төп юнәлешләрнең берсе кысаларында Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә кулланучыларның һәм хуҗалык итүче субъектларның хокукый белемле булу дәрәҗәсен арттыру буенча чаралар уздырыла. Мисал өчен, белгечләр Түбән Каманың 25 нче гимназиясендә үсеп килүче яшь буын белән аралашты. Өлкән сыйныфларда укучылар өчен "Кулланучылар белеме нигезләре" темасына дәрес-лекция уздырылды. Балаларга сатып алынган товарның үлчәме, төсе, габариты туры килмәгәндә нишләргә кирәклеге турында, әгәр техник катлаулы товарларда төзексезлек барлыкка килсә, ничек итеп дөрес гамәл кылырга, шулай ук сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны нинди срокларда алмаштыру яки кайтару мөмкин булуы турында аңлаттылар. Билгеләп үтәсе килә, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләрен бу мәктәпкә 10 нчы сыйныф укучысы Алсу Миндарованы "Мин - тикшерүче" IX Идел буе яшьләрнең гыйльми-тикшеренү конференциясендә ("Хокук белеме" секция бүлеге) катнашуга әзерләүдә ярдәм итү өчен дә чакырганнар, әлеге чара Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районындагы сәләтле балалар өчен "Мәктәптән тыш эш үзәге" өстәмә белем бирүче муниципаль бюджет учреждениесе тарафыннан оештырыла. Белгечләр белән берлектә гамәлдә булган законнарның нормалары: "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре каралды. Гыйльми конференциягә әзерлек барышында төрле мәгълүматлар белән эшләргә кирәк: китаплар, компьютер. Укучының китаплардан, журналлардан, интернеттан гына түгел, ә белгечләрнең консультацияләреннән дә файдалана алуы да мөһим.
Эшкуарлар һәм сатучылар белән эшләү федераль законнардагы нормалар, муниципаль хокукый актлар, шулай ук аларны бозган өчен санкцияләр турында хәбәр итүгә, кулланучылар базарында эшләгәндә законнардагы барлык таләпләрнең үтәлүе өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Кулланучыларның хокукларын тормышка ашыру һәм тәэмин итү чаралары белән берлектә бозылган хокукларны яклау да дәүләт социаль сәясәтенең төп юнәлешләренең берсе булып кала. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Әтнә муниципаль районы базарында сатучылар өчен семинар-уку уздырды. Мисал өчен, шәхси эшкуар С.Р.Кәримованың сәүдә объектында хатын-кызлар киеме, урын-җир һәм сәнәгый товарлар сатыла. Семинар барышында кулланучыларга Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы нигезендә аңлатмалар бирелде. Консультацияләр барышында сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре, сатучы, товарлар турында мәҗбүри һәм төгәл мәгълүматларның булуы, шулай ук рус телендә товарлар турында мәгълүматларның, сатып алучы почмагында нинди мәгълүматларның урнаштырылырга тиешлеге, тиешле мәгълүмат белән оешманың элмә тактасы булуы турында сүз барды.
Бу көннәрдә, Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында, шахмат буенча ярышлар уза. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 4 кешелек командасын җитәкче урынбасары Рөстәм Арсланов җитәкли. Өч көн дәвамында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре шахмат уйный белү күнекмәләрен күрсәтәчәк. Ярышлар Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге Шахмат буенча олимпия резервы мәктәбендә уза.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы кулланучыларның хокукларын яклау бүлеге белгечләре "Хезмәт ветераннары өчен пансионат" МАО ял итүчеләр белән үзара багланышта торуын дәвам итә. Әлеге пансионатта якын-тирә районнардан килүче пенсионерлар ял итә, социаль-көнкүреш, социаль-медицина, социаль-педагогик, социаль-психологик, социаль-хокукый хезмәтләр ала. Пансионатта ял итүчеләрнең барысы да биредә сәламәтлекләрен яхшыртып кына калмыйча, яшьтәшләре арасында ял итә, шул ук вакытта кулланучы буларак белем дәрәҗәсен дә күтәрә ала. Соңгысында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре ярдәм итә. Белгечләр ял итүчеләр белән даими рәвештә кулланучыларның хокукларын яклау турында закон нигезләрен аңлату буенча укулар уздыра. Очрашулар "Түгәрәк өстәл", "Сорау-җавап", "Гамәли дәресләр", "Хосусый очрашу" форматында уздырыла. Белгечләр тарафыннан уздырылган консультацияләр пенсионерларга үз хокукларын грамоталы итеп якларга, кирәк булганда, дәгъва хатын төзергә ярдәм итә. Пансионатта ял итүчеләргә "Ремонт чорына башка товарны биреп тору яки аналогик товарга алмаштыру турында таләп кагылмый торган, озак файдаланудагы товарлар исемлеге", "Бурычка алучының кулланучы кредиты: бурычка алучы белешмәлеге", "Кредит картасы" темаларына буклетлар тапшырылды. Чаллы территориаль органының 71-43-03 телефон номеры буенча "Кайнар линия" эше турында мәгълүмат бирелде.