Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына көндәлек өчен сумка сатып алган кулланучы мөрәҗәгать итте. Сумка сатып алганда ул ярдәм сорап кибет консультантына мөрәҗәгать иткән, ләкин хәтта консультант ярдәмендә дә ахырдан сумка дөрес сайлап алынмаган. Туташ өенә кайткач кына сумканы дөрес сайламаганлыгы турында аңлаган. Әлеге сумка аның киенү стиленә бер дә туры килми икән. Белгечләр туташка "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының 25 статьясы нигезендә сумканы алмаштыру турында дәгъва хаты белән сатучыга мөрәҗәгать итәргә киңәш иттеләр.
Ә инде хәзер әлеге аксессуарны дөрес сайлау мәсьәләсенә төшенеп карыйк.
Сумка – тышкы образның аерылгысыз бер өлеше һәм иң әһәмиятле аксессуарларның берсе булып тора.
Әйдәгез хәл итик: нәрсәгә игътибар бирергә?
Гади генә 4 кагыйдә бар, аларны үтәгән очракта сезнең образ тагын да гармониялерәк күренер.
Сумка сезнең фигурага туры килергә тиеш.
Зурлыгының әһәмияте бар. Ни өчен бу мөһим? Сумкаларны без аякның бот өлешенә туры килгән җирендә тотып йөрибез, кечкенә зурлыктагы сумка мөчәне арттырып күрсәтә, ягъни аның фонында без тагын да зуррак булып күренәчәкбез. Шуңа күрә дә пропорцияләрне күзәтергә һәм төп кагыйдәне үтәргә кирәк: үзара охшашлык булырга тиеш.
Әгәр сезнең фигурагыз кечкенә һәм нәфис икән, ул чакта кечкенә сумкаларны сайларга кирәк. Зурлыгы буенча үзегездән зуррак булган баул күтәреп йөрү дә кирәкмәс. Әгәр сез эрерәк формалы хатын-кыз булсагыз, кечкенә сумкаларга өстенлек бирү килешеп бетмәс, уртача зурлыктагы сумкаларны сайлагыз. "Рlus size" зурлыгындагы туташлар өчен үзенең үлчәменә һәм буй озынлыгына карата уртачарак зурлыктагы сумкага игътибар итү кулай булыр.
Дөрес сайланган төс
Көндәлек образлар өчен иң туры килә торган сумка төсе – соры, соры-коңгырт, сөт төсендәге ак һәм зәңгәр (офис өчен). Әгәр сез төсмерне дөрес итеп сайласагыз, сумкагыз сезне кышын да, җәен дә сөендереп торыр, яраткан образыгызны тулыландырыр.
Карага алмаш – зәңгәрдән башлап куе кызыл төскә кадәр – барлык басынкы төсләр.
Аяк киеме төсенә карап сумка төсен сайлау – хәзер инде модада түгел.
Сыйфатлы фурнитура
Сумка алганда замокларның, андагы язуларның, тоткаларның һәм калган барлык фурнитураның сыйфатына игътибар бирегез. Детальләрнең барысы да сыйфатлы һәм пөхтә ясалган булырга тиеш.
Фурнитураның төсе ул хәтле зур әһәмияткә ия түгел, образда барлык металларны да бер төсле итеп сайларга димәгән.
Сумканың формасы әһәмиятле
Катылыгы буенча сумкаларның төрле вариантлары бар: йомшак, формасыз сумка-капчыклар, бик каты, йомшак, ләкин төгәл формалары булган сумкалар. Көндәлек тормыш өчен формасын саклап тотучы сумка менә дигән булачак. Нәкъ шундый модельләргә өстенлек бирергә киңәш ителә. Алар теләсә кайсы образга яраша һәм бик урынлы күренә.
Йомшак формалы сумкалар күркәм күренә, алар билгеле бер образларны яхшы тулыландыра, ләкин көндәлек вариант сыйфатында калыша төшә.
Хәзер инде сез көндәлек өчен сумканы ничек сайларга кирәклеге хакында беләсез! Әлеге гади киңәшләрне истә тотарга тырышыгыз, ул чакта нәкъ үзегезгә тиешлесен һичшиксез табарсыз! Сатып аласы әйберләрегез уңышлы булсын!
2019 елның 10 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Александр Кранатов Лаеш районының Комлы Ковал урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары белән очрашты. Укучылар игътибарына кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнар, аларда үз хокукларын һәм якын кешеләренең хокукларын яклауга мәнфәгать булдыру максатларында, гамәли ягыннан күрсәтелде. Чара вакытында тормыштан мисаллар китерелде, укучылар үзләренчә фикер йөртте: бу очракта кулланучы кем була, мисал итеп китерелгән очрак кулланучыларның хокукларын яклауны регламентлаучы законнарга туры киләме һәм әлеге проблеманы ничек хәл итәргә мөмкин? Укучылар тәкъдим ителгән тема белән бик кызыксынды һәм гамәли мәсьәләләр хакында кызып-кызып фикер алышты. "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы һәркем өчен кирәккән саен кулланырга мөмкин булган өстәл китабына әйләнергә тиеш. Укучылар "кулланучы", "сатучы", "башкаручы", "яраклылык срогы", "товарның сыйфаты" кебек төшенчәләр белән танышты. Законда кулланучыларның кайсы хокукларының регламентланган булуы турында аңлатмалар бирелде. Очрашу азагында укучылар басма матбугат белән танышып чыкты һәм ел саен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан уздырыла торган Кулланучыларның хокукларын яклау буенча олимпиадага чакыру алдылар.
2019 елның 9 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече тарафыннан шәхси эшкуар Ф.Н.Хәкимҗанованың хатын-кызлар өчен кием-салым сатыла торган сәүдә объектында, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ законнарын аңлатып, сатучылар өчен өйрәтүле семинар уздырылды.
Сатучыга РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре нигезендә, шулай ук кулланучыларның хокукларын яклау турында закон нормалары хакында аңлатмалар бирелде. Сатыла торган товарларга бәялекләрне дөрес итеп рәсмиләштерү һәм урнаштыру, тукыма һәм трикотаж эшләнмәләрен сату үзенчәлекләре турында, шулай ук сатып алучыларга хезмәт күрсәтү культурасы турында мәгълүмат җиткерелде. Шулай ук әзерләп чыгаручыларның товарлары турында кирәкле мәгълүматларга; сыйфатлы һәм сыйфатсыз продукцияне алмаштыруга һәм кайтаруга; бер рәвешле бәялекләр рәсмиләштерүгә кагылышлы һ.б. мәсьәләләр дә каралды.
Семинар барышында "Вестник потребителя" газетасы, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр турында файдалы мәгълүматлары булган брошюралар һәм буклетлар таратылды, шулай ук "Халык контроле" ТР ДМС системасы аша гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау мөмкинлеге турындагы мәсьәләләр кузгатылды.
Кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча, бигрәк тә ерак урнашкан авыл торак пунктларында, элеккегечә гражданнарны урынга чыгып кабул итү, семинарлар оештыру һәм уздыру, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр, шул исәптән хуҗалык итүче субъектларның вәкилләре белән кулланучыларның хокукларын яклау тематикасы буенча очрашулар – аңлату эшенең нәтиҗәле юнәлеше булып кала бирә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы башлыгы Миләүшә Михеева һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Лилия Җәләтова Яңа Кәшир авыл җирлегендә халыкны урынга чыгып кабул итте. Чарада авыл җирлеге башлыгы Лилия Гыйниятуллина да катнашты. Авыл җирлеге составына дүрт торак пункты керә: Яңа Кәшир авылы, шулай ук аз халыклы Ак Чишмә, Бикәсаз, Болгар-1 авыллары. Әлеге җирлекнең барлык биш кибете дә Яңа Кәширдә урнашкан, анда азык-төлек буенча да, сәнәгать товарлары да киң ассортиментта тәкъдим ителгән. Бу кибетләрнең өчесендә алкогольле продукция, шул исәптән сыра, сатыла. "Амалия" ҖЧҖ, шәхси эшкуарлар Хафизова, Зиннуров, Якупов, Рамазанов кебек хуҗалык итүче субъектларның вәкилләре белән консультация-аңлатма бирү эше, кулланучыларның хокуклары бозылуга юл куймау һәм бу эшне кисәтү максатларында, турыдан-туры сәүдә объектларында, урынга чыгып үткәрелде. Авылда яшәүчеләр, тулаем алганда, кибетләр эшеннән канәгать, шикаятьләр килмәгән. Аңлатмалар нигездә сыйфатсыз кәрәзле телефоннарны кайтару, шулай ук пластик тәрәзә урнаштыру мәсьәләләре буенча бирелде. Болар белән берлектә, Бикәсаз авылында яшәүче, Яңа Кәшир авылына (6 км ераклыкта) кирәкле барлык товарлар артыннан йөрүче кешеләр үз авылларында кибет булмауга борчылу белдерде, урынга чыгып сәүдә итү графигының үтәлмәве турында әйтте.
Җирле үзидарә органында хезмәткәрләр өчен ОМС буенча аерым укулар уздырылды, әлеге чара барышында ТР "Халык контроле" ДМС аша алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендәге закон бозылу очраклары турында хәбәр итү мөмкинлеге турында тагын бер кат искәртеп үтелде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Гөлфия Чурсина Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы пенсионерлар өчен күчмә консультацияләү өстәлен оештырды. Бу көнне "Юность" мәдәният йортында пенсионерлар өчен концерт һәм чәйләп алу да оештырылган иде. Концерт башланыр алдыннан өлкән буын вәкилләре кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча Дәүләт алкоголь инспекциясе белгеченнән консультацияләр алды. Консультация вакытында кулланучыларга файдалы мәгълүматлар белән буклетлар бирелде.
Татарстан Республикасының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына Яшел Үзән районындагы торак пунктларының берсендә урнашкан кибетләрдә документсыз сыра сатылуы турында хәбәр килеп иреште.
Территориаль орган белгечләре тарафыннан сәүдә объектларын карау барышында спирт һәм спирткатнашмалы продукция әйләнеше өлкәсендә күп санлы закон бозу очраклары ачыкланды. Яраклылык вакыты узган, теркәлеп бара торган документлары булмаган сыралар сатуга куелган иде. Сыра китертү эше БДАМС системасында теркәлмәгән.
Әлеге хокук бозуларның барысы да бер үк эшкуар кибетләрендә ачыкланды. Барлыгы ике йөз литр сыра һәм сыра эчемлеге алынды.
Әлеге факт буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы вазыйфаи затлары тарафыннан административ хокук бозулар турында эшләр кузгатылды.
Административ тикшерү эше дәвам итә, аның нәтиҗәсендә тиешле процессуаль карар кабул ителәчәк.
"Халык контроле" ДМС мөрәҗәгать тапшыручы кешегә акчалата бүләкләү биреләчәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә тәүлек әйләнәсе "кайнар линия" телефоны эшли. Спирт һәм спирткатнашмалы продукция әйләнеше өлкәсендә законнар бозылу мәсьәләләре буенча +7 (843) 278-92-79 номерына шалтыратырга мөмкин. Шалтыратулар автомат рәвештә кабул ителә, сөйләшү яздырыла. "Кайнар линия" телефоны аша килгән теләсә кайсы мәгълүмат Татарстан Республкиасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан тикшерелә.
2019 елның 8 апрелендә Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Марсель Шәһидуллин Идел буе федераль университетының 4 нче курс студентлары белән "Кулланучыларның хокукларын яклау турында законны гамәлдә куллану" семинарын уздырды. Әлеге чараның төп максаты – компанияләрнең, халыкка хезмәтләр күрсәтү һәм ваклап сату өлкәләренең булачак хезмәткәрләре өчен компетентлылык дәрәҗәсен арттыру. Шулай ук аларны кулланучыларның нигезсез дәгъваларына каршы юридик яктан грамоталы каршы торырга, кулланучылар экстремизмын кисәтү методларына өйрәтү.
Чара барышында РФ Хөкүмәтенең 55 нче карары каралды, аның белән беррәттән:
- ремонт чорына түләүсез нигездә башкасын биреп тору яки аналогик товарга алмаштыру турында кулланучы таләбе кагылмый торган товарлар исемлеге;
- товарда җитди кимчелекләр ачыкланган очракта аларны алмаштыру турында кулланучыларның таләбе канәгатьләндерелергә тиешле техник катлаулы товарлар исемлеге;
- кайтарылырга яки алмаштырылырга тиешле булмаган сыйфатлы товарлар исемлеге;
- әзерләүче хезмәт срогын билгеләргә бурычлы булган озак файдаланудагы товарлар исемлеге;
- яраклылык срогы тәмамланганнан соң билгеләнеше буенча кулланылырга яраксыз дип санала торган товарлар исемлеге.
Очрашу вакытында бирегә килүчеләргә кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала торган законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде.
Гамәли семинар уздыру барышында анда катнашучы студентлар:
аеруча проблемалы мәсьәләләр һәм шәхси тәҗрибә хәлләре буенча аерым консультацияләр алды; законнар базасы буенча гамәли киңәшләр һәм башка төрле киңәшләр алды; Кулланучыларның хокукларын яклау турында закон һәм РФ Гражданлык кодексы өлкәсендә суд системасының, экспертизалар һәм сыйфатны тикшерү системасының ни рәвешле эшләве турында күзаллау тудырды. Прецедентлар буенча кыйммәтле белемнәр багажы тупланды. Казан территориаль органы түбәндәге адреста урнашкан: Казан ш., Һ.Такташ урамы, 94, тел. 277-94-96, тел. 278-91-95.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре "Торговые ряды" сәүдә үзәгендәге эшкуарлар һәм кулланучылар өчен консультация өстәле оештырып, профилактика чарасы уздырды. Биредә кулланучыларның һәм эшкуарларның хокуклары бозылуга кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләшү булды. Фикер алышуда күтәрелгән иң актуаль сораулар сыйфатлы товарларны кайтару һәм алмаштыру мәсьәләсенә бәйле иде. Браклы товарга акчаны кайтарып алу срокларының бозылуы турында сөйләделәр. Кулланучыларга һәм эшкуарларга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының төп статьялары, РФ Хөкүмәтенең 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре пунктлары турында аңлатылды. Моннан тыш, белгечләр кулланучылар өчен акция дә уздырды: "Торговые ряды" сәүдә үзәгенә килүчеләрнең һәм эшкуарларның барысына да мәгълүмат буклетлары таратылды.
2019 елның 4 апрелендә Арча районының КФҮ ДБУ филиалы бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина тарафыннан ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе территориаль бүлеге һәм ТР Арча муниципаль районы башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә чираттагы уртак чара уздырылды.
Чара уздыруның төп максаты булып кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә хокукый мәгълүматны җиткерү һәм үзләренең хокукларын яклау мәсьәләләрендә кулланучыларның мәгълүматлы булу дәрәҗәсен арттыру тора.
Кулланучылар турындагы законнарның нигезләре, дәгъва белдерү тәртибе һәм аны карау сроклары, сыйфатсыз товарга акчаны кайтарып бирү тәртибе турында аңлатылды. Чара барышында шулай ук әңгәмә вакытында килеп туган сораулар буенча да консультация бирелде. Кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы төрле тематиканы колачлаган буклетлар, "Вестник потребителя Татарстана" газеталары һәм территориаль органның визиткалары таратылды.