ТРның Дәүләт алкоголь инспекциясенең йомгаклау киңәшмәсе
02.02.2012

Кулланучылар базарында тәртип бозуларны кисәтү.
 
       2011 елда кулланучылар базарында тәртип бозуларны кисәтү, җирле товар җитештерүчеләрнең сыйфатлы товарларын күтәрү максаты белән Дәүләт алкоголь инспекциясе белән җирле үзидарә, сәүдә органнары вәкилләре, районнар территориясендә   эшчәнлек алып барган предприятие-әзерләүчеләр җәлеп итүе белән кайбер районнарда күчмә чаралар оештырылды, ә шулай ук продукциянең күргәзмә – дегустациясе үткәрелде (2011 нче ел эчендә республика шәһәрләрендә һәм районнарында азык-төлек товарларының 136 күргәзмә – дегустациясе һәм дегустациясе үткәрелде).
        2011 нче ел эчендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә гражданнарның кулланучы хокукларын бозу мәсьәләсе буенча 20000 якын  мөрәҗәгать каралды. Кулланучылар техник катлаулы товарларга, азык-төлек товарларына, торак-коммуналь хезмәтенә бик еш зарланалар. 92% очракта кулланучыларның хокук бозу фактлары расланган.
         2011 нче ел барышында Татарстан Республикасының Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре белән кулланучыларга 902 дәгъва язуда, (+3,3 тапкыр), 231 дәгъва гаризасы проекты төзүдә (+ 1,4 тапкыр) ярдәм күрсәтелгән. Дәгъваларның гомуми бәясе 13, 5 млн. сум тәшкил итә. Өченче зат буларак кулланучыларның хокукларын яклау эше буенча 467 суд утырышында катнашты.
        2011 нче елда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе "Срогы узган азыкларга юл юк!” исемле җәйге акция үткәрде. Акция нәтиҗәсендә республиканың сәүдә объектларында барлыгы 405 мең сумга срогы узган азыкларның сатылуы ачыкланды. Бу, 2010 нчы ел белән чагыштырганда, 2 тапкырга күбрәк. 2011 нче ел эчендә барлыгы 1 млн. 400 мең сумнан артык срогы узган азыкларны сатылуы ачыкланды.
 
Алкогольле продукциянең сыйфатын, җитештерелү куркынычсызлыгын, легаль булуын һәм әйләнешен тикшерү
 
         2011 нче елда Республикага кертелгән 3 млн. 440 мең дал 4411 исемдәге алкогольле продукция тикшерелде. 900 мең литрның ГОСТ таләпләренә, куркынычсызлыгына һәм легаль булуына туры килмәгәне танылды.
         Еш яраксызга чыгарган продукциянең 8 җитештерүчесе аны Татарстан Республикасына тапшырмый башлаган.
 
Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль - инспекция эшчәнлеге
 
       Үткән елда Дәүләт алкоголь инспекциясе алып барган 3241 тикшерү барышында законнар төзүнең 3071 тәртип бозу мәсьәләсе ачыкланды. Тикшерү буенча чараларның нәтиҗәлелеге 89,6% булды ( 2010 нчы елда   - 86,5%).
        2011нче елда алкогольле продукцияне тиешенчә лицензиясез сату фактларының саны үсте. 2010 нчы елда шундый фактлар 69 булса, 2011нче елда - инде 90.
 
         2011 нче елда 8000 сәүдә объектларында алкогольле продукция сату вакытын чикләү буенча үткәрелгән мониторингның 349 очракта тәртип бозылуы ачыкланды. Сатуның вакыт чикләве буенча салынган штрафларның гомуми суммасы 800 мең сумга якын булды. Шуннан башка, алкогольле продукция сату вакыты чикләвен бозуы өчен 2011 нче елның 23 июнендә Татарстан Республикасының арбитраж суды “Удача плюс” ҖЧҖ (Казан шәһәре) сату хокукына лицензиясенең көчен бетерде.
 
        2011 нче елда Татарстан Республикасының арбитраж суды карары белән алкогольле продукциянең әйләнешен көйләгән законнар төзүнең тәртип бозуы өчен 12 лицензиянең көче бетте, 3 лицензиянең көче тукталып калды.
        Дәүләт алкоголь инспекциясе материаллары буенча кулланучының тормышы һәм сәламәтлелеге иминлек таләпләренә җавап бирмәгән алкогольле һәм спиртлы продукциянең сатуы өчен РФ УК 1 өлеше 238 ст. буенча 5 җинаять эше кузгалтылды. Гаепле затлар продукцияне конфискацияләү белән бергә 89 мең сумга якын штраф түләде.
 
         Ачыкланган бозулар буенча   Дәүләт алкоголь инспекциясе, вәкаләтле органнары һәм судлар белән 6 млн. сумнан артык штраф салынган, шул исәптән 5 млн. сумга якын алкогольле һәм спиртлы продукциянең җитештерүендә тәртип бозулар өчен. 
         2011нче  елда 800 мең  литр алкогольле продукция юкка чыгарылды.
Алкогольле продукциянең ваклап сату күләме 2010 нчы ел дәрәҗәсендә сакланды һәм 7315,9 мең дал  (7337,3 мең дал) булды.
        Аракы җитештерү күләме рейтингында 2011 нче елның гыйнвар – октябрендә, 2010 нчы елдагы кебек, Россия Федерациясе Идел буе Федераль округы регионнары арасында Татарстан Республикасы 1 нче урында.
 
Алкогольле продукциясенең ваклап сатуын лицензияләү һәм декларацияләү
 
         2011 нче ел эчендә 7000 артык сәүдә объектларында алкогольле продукциянең ваклап сатуына 2617 лицензия яңадан рәсмиләштерелде һәм дәвам ителде. 2010 нчы елга караганда, бу 6 тапкырга артыграк.
         Лицензияне яңадан рәсмиләштерү һәм бирү өчен республика бюджетына 133 млн. сумга якын дәүләт пошлинасы керде.
 
        2011 нче елда алкоголь продукциясенең ваклап сатуы турында 1 млн. артык һәр көнлек һәм 33 мең һәр айлык декларация   Республика электрон базасында кабул ителде һәм теркәп куелды.
          Декларацияләү электрон системасына, кәгазь таратучысын күрсәтмичә, электрон – сан имзасы куллануы белән республика декларантларының гомуми саныннан 65%   артык күчерелде.
 
 
 
Йомгаклау  киңәшмәсендә булдылар:
 
Татарстан Республикасының
Премьер – министры
Халиков Илдар Шәфкәт улы
 
Идел буе Федераль округы
буенча Россия алкоголь көйләү
Өлкәара идарә итү җитәкчесе      
Качалин Евгений Иванович
 
Татарстан Республикасы
Дәүләт алкоголь
инспекциясенеңҗитәкчесе
Марченко Игорь Александрович


артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International