Пресс-конференция
15.03.2012

       2012 нче елның 15 мартында чираттагы тапкыр “Безнең акча, безнең хокуклар: кампанияләр финанс хезмәтләр базарында дөрес сайлау өчен” девизы астында Дөньякүләм кулланучылар хокукын яклау көне үткәрелә.  
       2011 нче ел эчендә Татарстан Республикасының Дәүләт алкоголь инспекциясендә гражданнарның кулланучы хокукларын бозу мәсьәләсе буенча электрон челтәр линияләре, Интернет-кабул итү бүлмәсеннән килгән 20004 мөрәҗәгате каралды; аларның 84,1% - сәүдә өлкәсенә; 6,7% - көнкүреш хезмәткә; 2,8% - торак-коммуналь хезмәтенә; 6,4% - башка төр хезмәтләргә юнәлтелгән. Мөрәҗәгатьләрнең 87,3% судка кадәр кулланучылар файдасына чишелгән. Кулланучылар грамоталылыгын арттыруга һәм кулланучылар закончалыгы мәсьәләсендә конфликтлы ситуацияләрне мөстәкыйль чишү күнекмәләренә өйрәтүгә юнәлтелгән профилактик эшләрне активлаштыру нәтиҗәсендә, 2011 нче елда кулланучылар мөрәҗәгатенең саны, 2010 нчы ел белән чагыштырганда, 11,1 % кимегән (2010 нчы елда 22505 мөрәҗәгать каралган).
        Әйтергә кирәк, килүче мөрәҗәгатьләрне анализлау кулланучылар күтәргән проблемаларның авырлык дәрәҗәсе күтәрелүен һәм кулланучы законнарын юклы-барлы бозу буенча мөрәҗәгатьләрнең кимүен күрсәтә. Кулланучылардан шундый товар һәм хезмәт күрсәтү төркемнәренә еш шикаять килә: авыр көнкүреш техника, кәрәзле телефоннар, җиһаз, азык-төлек товарлары: сөт, ит, кондитер азыклары, балалар азыгы; торак-коммуналь хезмәт, көнкүреш хезмәт күрсәтү, элемтә хезмәте һ.б. 92% очракта кулланучыларның хокук бозу фактлары расланган.
 
 
 
       Узган елда халыкның куллану белемен үстерүгә юнәлтелгән 2324 чара үткәрелде.
 
       2011 нче ел барышында Татарстан Республикасының Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре белән кулланучыларга 902 дәгъва язуда, бу, 2010 нчы елга караганда, 3,3 тапкырга күбрәк (2010 нчы елда – 270), 231 дәгъва гаризасы проекты төзүдә, бу, 2010 нчы елга караганда, 1,4 тапкырга күбрәк (2010 нчы елда – 156) ярдәм күрсәтелгән. Дәгъваларның гомуми бәясе 13658, 5 мең сум тәшкил итә.
       Кулланучыларның хокукларын яклау эше буенча 467 суд утырышында катнашылды. Суд утырышлары нәтиҗәләре буенча 2011 нче елда 168 кулланучының дәгъвасы тулысынча яки 3850 мең сумга канәгатьләндерелгән.
        Соңгы вакытта ТРның Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан шәһәрендәге территориаль органына кредит бирү мәсьәләсе буенча гражданнарның мөрәҗәгате саны арткан.
       Кредит бирүдә банклар җибәрә торган төп тәртип бозулар:
1. Кредит белән куллану процентларыннан тыш (кредит хезмәте күрсәтү, кредит бирү, кредитны теркәү, ссудалы хисап белән җитәкчелек итү һ.б. өчен) банклар өстәмә бер тапкыр гына һәм ай саен алына торган комиссия түләтә.
2. Күрсәтеләчәк финанс хезмәтләр турында кирәкле һәм ышанычлы мәгълүматлар бирелми (кредит күләме, кредитның тулы хакы, хасил булган бурыч суммасы, неустойка суммасы турында мәгълүмат һ.б.).
3. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законда каралган кагыйдәләр белән чагыштырганда кулланучыларның хокукларын чикләүче шартларны килешүгә өстәү (РФ “Кулланучыларның хокукларын яклау турында” Законының 16 маддәсе).
4. Кредит бирүне страховкалау, хисап счетын ачу һ.б. буенча мәҗбүри хезмәт белән бәйләү.
5. Бурычка алучының ризалыгыннан башка берьяклы тәртиптә кредит килешүенең шартларын (процент ставкасын) үзгәртү.
 Судта каралырга тиешлекне сайлауга кулланучыларның хокукларын чикләү.
Хокук бозулар ешаю сәбәпле, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре бурычка алучыларга киңәш бирә:
 1. Кредит алу турында карар кабул итү алдыннан кредит алуга ихтыяҗыгызны һәм вакытында түли алу мөмкинлегегезне реаль бәяләгез. Кул куелган килешүне өзү, аны төзүгә караганда, авыррак.
 2. Документларга кул куярга ашыкмагыз. Килешүне игътибар белән укыгыз. Чираттагы мәгълүматны җентекләп өйрәнегез:
- эффектив процент ставка зурлыгы. Банкның кулланучы игътибарын кредит процентына юнәлтү, ә кредитның тулы бәясен килешүдә вак шрифт белән күрсәтү очраклары таралган. Кагыйдә буларак, бу очракта кредит буенча процентлар, кредитның тулы бәясенә караганда, азрак;
- килешүгә өстәмә хезмәт кертү (страховкалау, хисап счеты ачу һ.б. буенча хезмәт). Өстәмә хезмәтләр кулланучының язма ризалыгы буенча гына күрсәтелергә мөмкин. Бу кулланучының бурычы түгел, ә хокукы;
- килешүдә комиссияләр һәм башка өстәмә түләүләр булу. РФ Гражданнар кодексының 819 маддәсенә туры китереп, бурычка алучы банкка алынган акча суммасын кайтарырга һәм аның процентларын түләргә бурычлы. Комиссияләр закон нигезендә генә алынырга мөмкин;
- судлы бәхәсләрне караганда альтернатив судта каралырга тиешлекне бирү. Банк килешүдә кулланучының судта каралырга тиешлекне сайлауга хокукын чикли ала. Мәсәлән, барлык бәхәсләрне дә банкның урнашу урынында гына карау (Мәскәү, Самара һ.б.) Ләкин РФ “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законының 17 маддәсе нигезендә судта каралырга тиешлекне сайлау хокукы (яшәү урыныда, банкның урнашу урынында) кулланучыга кайтып кала.
 3. Банк вәкиленнән барлык мөһим шартлары, шул исәптән килешүнең кушымталары, тарифлары, кредит бирүнең кагыйдәләре булган килешү бланкын, өйдә якынрак өйрәнү һәм бәйсез белгечтән консультация алыр өчен, сорагыз.
 4. Кулланучыга кредит буенча үтәлмәгән яки тиешенчә үтәлмәгән йөкләмә өчен   процентлар өстәп куелырга мөмкин. Аларның күләменә игътибар итегез.
 5. Нигезле сәбәп аркасында кредит буенча бурычыгызны түли алмасагыз, кичекмәстән банкка, дәлилләүче документларны теркәп, язмача мөрәҗәгать итәргә кирәк.
 6. Бурычка алучы тарафыннан кредитны (кредит өлешен) кайтару вакыты бозылса, банк барлык калган бурыч суммасын процентлары белән бергә вакытыннан алда кайтаруны таләп итә ала.
 7. Банк кредит буенча бурычны таләп итү хокукын бурычлы кеше ризалыгыннан башка бүтән оешмага (коллектор агентлыгына) бирә ала, ләкин бу очракта бурычка алучыга язмача хәбәр итәргә тиеш.
   Кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге проблемалар әле дә кала. Шуңа күрә кулланучылар хокукларын бозуны кисәтүгә һәм киметүгә юнәлтелгән профилактик чараларны тормышка ашыру өстендә эш Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсендә дә, шулай ук ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә дә даими алып барылачак.


артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International