Сорау – җавап

2017 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Сорау: Планшетлы компьютер бүләк иттеләр. Әмма аның габариты минем өчен  яраксыз булып чыкты. Мондый очракта товарны 14 көн эчендә кире кайтарып була дип беләм. Әмма кибеткә барып,  планшетны башкасына алыштыруларын сорагач, товарны алыштырып булмый, чөнки – исәпләү техникасы ул, диделәр. Ә минемчә, мондый товарны кире кайтарырга мөмкин.

Җавап: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге шундый ук товарга алыштырып булмый торган сыйфатлы товарлар исемлегенә көнкүреш исәпләү техникасы да кертелгән.

Иң элек бу терминга ачыклык кертеп карыйк әле.

Исәпләү сүзенең инглизчәгә тәрҗемәсе – compute, ягъни исәпләү техникасы һәм компьютер – синоним сүзләр. Табигый ки, теләсә кайсы компьютер  - электрон-исәпләү техникасы (ЭВМ) ул, чөнки аның нигезен электрон схемалар тәшкил итә.

Планшетлы компьютер (синонимы – электрон планшет) – сенсорлы экранлы төрле типтагы мобиль җайланмаларны үз эченә алган гомуми төшенчә. Планшетлы компьютерларга түбәндәге җайланмалар кертелергә мөмкин: планшетлы персональ компьютер; мобиль интернет-җайланма; интернет-планшет; электрон китап.

ЭВМ,  40 1310 – 40 1370 коды белән,  ОК 005-93 Гомумроссия продукция классификаторының “Исәпләү техникасы” бүлегенә кертелгән.

“Кулланучылар хокукларын яклау турында”  07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының 25 статьясы нигезендә, кулланучы азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны, бу товар формасы, габаритлары, фасоны, төсе, үлчәме яки комплектациясе буенча яраксыз булып чыкса һәм югарыда телгә алып үтелгән Исемлеккә кермәсә,  ундүрт көн эчендә башкасына алыштыруга яки аны кире кайтаруга хокуклы. 

Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, планшетлы компьютерны әлеге нигез буенча башкасына алыштырып яки кире кайтарып булмавын әйтергә тиешбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International