Территориаль сайлау комиссиясе әгъзасы Еремеев Владимир Михайлович турында

2018 елның 12 феврале, дүшәмбе

Еремеев Владимир Михайлович 1964 елның 1 апрелендә ТАСР (Төркмәнстан автономияле социалистик республикасы) Ашхабад шәһәренең №13 хәрби шәһәрчегендә (әти-әнисен – Татарстан Республикасы Чистай районының Красный Октябрь авылында туган кешеләрне язмышлары әнә шунда ташлаган) дөньяга килә. Хәзер бу Красный Октябрь авылын картадан табып булмый, чөнки ул илленче еллар башларында юкка чыккан. Хәер, аның әти-әнисе Ашхабадка очраклы гына килеп чыкмаган. Ул чакларда авылдан китеп булмаган, колхозчыларга паспорт бирелмәгән. Шуңа күрә әтисенә, бүгенгечә әйтсәк, контракт нигезендә хәрби хезмәткә алынырга туры килгән. Әнисе йорт хуҗалыгы алып барган. Тормыш-көнкүрешләре шул бер чама гына булган.

Аңа бер яшь тулганнан соң әти-әнисе Чистайга әйләнеп кайткан. Әтисе – суднолар ремонтлау заводына, ә әнисе трикотаж фабрикасына эшкә урнашкан. Шулай итеп, яшьтәшләренекеннән бер ягы белән дә аерылып тормаган гадәти тормыш башланып киткән: башта – балалар бакчасы, мәктән, шуннан соң – сәгать заводы, армия, университет.

Иң элек Володяның балачактан ук укырга яратуын билгеләп үтәргә кирәк. Башта ул, йотылып, халык әкиятләрен укый. Рус, татар, башкорт, мордва һәм башка халыклар әкиятләренә баштанаяк чума. Шуннан соң җитдирәк авторларның әсәрләренә “алына” –  Джек Лондон, А. Насибов («Безумцы»), В. Войнович, В.И. Ульянов - Ленин (44 том) һ.б. авторлар әсәрләрен бер хәрефен дә калдырмыйча укып чыга.

 1993 елда Владимир өйләнә. Ике кызы –  Анна һәм Алла дөньяга килә. Ә инде 1997 елда  Владимир Михайлович, якты киләчәккә өметләнеп, Татарстан Республикасы Кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитетына гражданлык хезмәтенә керә. Биредә ул хезмәтләр күрсәтүне сертификатлаштыру, эшчәнлекнең төрле төрләрен лицензияләү эшләрен башкара, контрольлек-инспекция, кулланучылар хокукларын яклау эшчәнлеген алып бара. Шуннан соң, Комитет бетерелгәч, Сәүдә идарәсенә эшкә күчә. Биредә дә асылда шул ук эшләрне башкара. 2005 елда идарә бетерелгәч, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль органында бүлек консультанты вазыйфасында эшли башлый. Шул ук елда, хәлиткеч тавыш хокукы белән, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе әгъзасы итеп билгеләнә. Хәзерге вакытта бу вазыйфасында инде өченче срок үтә.

Сайлау комиссиясендә эшләр асылда сайлау кампанияләре чорында башлана. Территориаль сайлау комиссиясе:

- тиешле территориядә гражданнарның сайлау хокуклары үтәлешен күзәтә;

- участок сайлау комиссияләрен техник яктан тиешенчә тәэмин итү чараларын күрә;

- сайлауны оештыру, сайлау системасын үстерү, автоматлаштыру средстволары белән эшләү, сайлаучыларны хокукый яктан өйрәтү, сайлау комиссияләре әгъзаларының квалификациясен күтәрү чараларын үткәрә;

- тавыш бирү йомгакларын ачыклауның бердәм тәртибен тәэмин итү буенча гамәлләр күрә;

- федераль бюджеттан һәм федерация субъекты бюджетыннан сайлауга бүлеп бирелгән акчаны бүлә һәм аннан ни дәрәҗәдә максатчан файдалануны күзәтә;

- түбәндә торучы комиссияләргә оештыру, методик һәм техник яктан ярдәм күрсәтә;

- федерация субъекты башкарма хакимияте органнарының сайлау үткәрүгә бәйле хәбәрләрен игътибарга алып бара:

- түбәндә торучы комиссияләрнең карарларына, гамәлләренә һәм тиешле гамәлләр кылмауларына карата шикаятьләр кабул итә.

Сайлау комиссиясенә сайлау көнендә  бигрәк тә күп эшләргә туры килә: төне буе участок сайлау комиссияләрендә тавышларның исәпләп бетерелүен көтәргә, китерелгән беркетмәләрне тикшерергә, шуннан соң йомгаклау беркетмәсен тутырырга кирәк. Бу көнне сайлау комиссияләре әгъзалары өйләренә таралышканда, башкалар эшкә бара гына әле.

Закон чыгаручылар территориаль сайлау комиссияләре әгъзаларына билгеле бер гарантияләр биргән. Әйтик, хәлиткеч тавыш хокукына ия булган сайлау комиссиясе әгъзалары, РФ субъекты прокуроры белән килештерелмичә генә,  җинаять җаваплылыгына, суд тәртибендә бирелә торган административ җәза чараларына дучар ителә алмый. Моннан тыш эш бирүче хәлиткеч тавыш хокукына ия булган сайлау комиссиясе әгъзасын, вәкаләтләре срогы чыкканчы, эштән җибәрә яки үзе белән килештермичә генә башка эшкә күчерә алмый.

Россия Федерациясендә гражданнар өчен территориаль сайлау комиссиясендә катнашуның мактаулы бурыч булып торуын да әйтеп узарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International