ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органыннан "Кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормаларын үтәү" дигән темага халык арасында анкета үткәрү нәтиҗәләре буенча мәгълүмат

2019 елның 27 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы кулланучыларның хокукларын яклау турында закон нормаларын үтәү темасына халык арасында анкета үткәрде.

Анкетада барлыгы 64 респондент катнашты.

"Кибетләрдә хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен ничек бәялисез?" дигән сорауга җавап бирүчеләрнең 48%ы – "югары", 39%ы – "уртача" һәм 13%ы "канәгатьләнерлек түгел" дип җавап бирде.

Респондентларның күпчелеге (83%ы) үзләре йөри торган кибетләрдә кулланучы почмаклары бар, дип җавап бирде. Җавап бирүчеләрнең 17%ы кибетләрдә мондый почмаклар юк, ди.

Әгәр кулланучы почмагындагы мәгълүматның тулы булу-булмавы турында әйтсәк, җавап бирүчеләрнең төп өлеше (44%ы) барлык документлар да бар, дип билгели. 26%ы мәгълүмат искергән, ди, 24%ы оешма турында мәгълүмат юк, дип белдерә. 6%ы кирәкле лицензия юк, дип раслый.

Сыйфатсыз товарлар сатып алганда яки сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгән очракта, респондентларның күбесе (55%ы) проблеманы хәл итү юлларын үзара килешен табарга тырыша. 19%ы дәүләт органнарына мөрәҗәгать итә. 11%ы суд органнарына мөрәҗәгать итә һәм 7%ы проблеманы башкача хәл итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International