Сатып алучылар еш кына “товарда җитешсезлекләр ачыкланганда үз хокукларыңны ничек якларга? дигән сорау каршында кала.
Беренче чиратта закон тарафыннан “товар җитешсезлекләре”нең нәрсә икәнен аңларга кирәк. “Кулланучылар хокукын яклау турындагы” Законда күрсәтелгәнчә, кимчелекле товар дип түбәндәге таләпләргә туры килмәгән товар санала:
Әгәр дә сатып алучы товарда җитешсезлекләр ачыкласа, ул “Кулланучылар хокукын яклау турындагы” Законның 18 нче матдәсенә нигезләнеп сатучы алдына түбәндәге таләпләрне куя ала:
Сатучыга нинди таләп куюны кулланучы үзе хәл итә. Мисал өчен, сатучы товарны башкага алыштыруны ткъдим иткәндә дә, кулланучы акчаны кире кайтаруны таләп итә ала.
Ләкин шунысын да истә тотарга кирәк, кулланучы сатучыга бары тик бер генә таләпне куя ала.
Игътибар! Закон башка товарлар арасында техник яктан катлаулы товарларны аерып күрсәтә. Бу исемлек РФ Хакимияте Карары нигезендә расланган. Техник яктан катлаулы товарларда җитешсезлекләр беренче 15 көн дәвамында ачыкланса, кулланучы акчаны кайтаруны, башка модельгә алмаштыруны яки шул ук модельдәге товарга алмаштыруны таләп итә ала. Әгәр дә җитешсезлекләр 15 көннән соң ачыкланса, товарны бары тик гарантия ремонтына гына тапшырырга хокуклы. Башкага алмаштыру, яки акчаны кире кайтару – товарда зур кимчелек (ремонт өчен зур чыгымнар, күп вакыт сарыф ителү яки ремонттан соң товарның кабат ватылуы) булганда гына мөмкин.