«Мәскәү базары» ААҖндә кизү тору уздырдылар

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

2020 елның 15 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Казан шәһәре, Ш.Усманов урамы, 1 йорт адресы буенча урнашкан «Мәскәү базары» ААҖ территориясендә кизү тору үткәрде.

Кулланучылар, эшмәкәрләр, сатучылар кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча киңәш-табыш алдылар.

Тыңлаучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 15.08.1997 ел, № 1025 карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләренең төп нигезләмәләре.

Чара барышында түбәндәге сораулар каралды:

- кулланучыга шәхси эшмәкәр һәм күрсәтелә торган хезмәтләр турында кирәкле мәгълүмат бирү;

- килешүне рәсмиләштерү тәртибе (квитанцияләр);

- товарга түләү тәртибе;

- товарның кимчелекләрен ачыклаганда кулланучы хокукларын яклау;

- сатып алучыдан претензияләр кабул итү һәм претензияләрне карау сроклары турында.

Халык һәм хуҗалык итүче субъектлар арасында мондый чаралар үткәрү тәҗрибәсе кулланучылар һәм сатучылар (башкаручылар) арасында бәхәсләрне судка кадәрле тәртиптә кисәтергә мөмкинлек бирә.

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә агарту кулланучыга товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең кулланучылар базарында үзен ышанычлы хис итәргә, сатып алу һәм заказ буенча хезмәтләргә (эшләр) җентеклерәк якын килергә мөмкинлек бирә, товарлар сатып алуга, хезмәтләр күрсәтүгә (эшләр) шартнамәләр төзүгә бәйле бәхәсле хәлләр килеп туган очракта «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нигезләмәләрен мөстәкыйль куллана белүгә китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International