Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече ТР Әтнә муниципаль районының Олы Әтнә авылында автозапчастьләр сатучы ШЭ И.Ф. Шиһапова сәүдә объектында сатучылар өчен семинар үткәрде. Чараның максатчан юнәлеше булып сатучыга кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормаларын, 19.01.1998 ел, №55 РФ Хөкүмәте карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләрен җиткерү иде.
Кулланучы, автозапчасть сатып алганда, билгеле бер максатка ирешүгә – аны автомобиль ремонтында яки өстәмә җиһаз сыйфатында файдаланырга исәп тота, бәлки, аның ярдәмендә автомобильнең нинди дә булса техник характеристикаларын яхшыртырга тели. Тик төрле хәлләр була һәм, автозапчасть кулланучының машина маркасына туры килмәскә дә мөмкин. Мондый хәлләрдән чыгу кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарда каралган, ләкин мондый хәлләрне булдырмас өчен, гамәлдәге законнарда бирелгән кулланучы хокукларыннан дөрес итеп файдалана белергә кирәк. Кайбер очракларда «товар туры килми» дигән хәл килеп чыгу нәкъ менә шуңа бәйле. Сүз кулланучының җитештерүче (сатучы) һәм товарлар турында мәгълүматка хокуклары турында бара.
Әлеге хокукны гамәлгә ашыруда ике як та – кулланучы да, сатучы да кызыксынырга тиеш. Сатучылар тарафыннан исә кулланучының нәкъ менә шул хокуклары бозыла да инде. Әгәр дә сатып алучыга үз хокуклары турында алдан ук билгеле булмаса, тиешле товарны яки сыйфатсыз товарны сатып алу куркынычы сизелерлек арта.
Барыннан да элек, сатып алучыга товар турында тәкъдим ителгән теләсә нинди мәгълүмат рус телендә булырга тиеш. Шуңа күрә, файдалану буенча инструкция рус теленә тәрҗемәсез тапшырсалар, кыю рәвештә рус телендәге версияне таләп итә аласыз. Хәтта, сатучы прибор белән инструкциясез генә аңлашып була дип ышандырса да, сез документларны рус телендә таләп итү яки товарны сатып алудан баш тарту хокукыны иясез. Моннан тыш, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1997 елның 15 августындагы 1037 номерлы карары нигезендә Россия Федерациясе территориясендә чит илдә эшләнгән азык-төлек булмаган товарларны рус телендә мәгълүматы булмаса сату бөтенләй тыелган.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы кулланучының товар (эш, хезмәт) турында дөрес булмаган яки тулы мәгълүмат булмаган очракта зыяннарны каплату турындагы таләпләрен караганда кулланучының товарның үзенчәлекләре һәм характеристикалары турында махсус белемнәре булмау турындагы фараздан чыгып эш итәргә кирәк, дип күрсәтә. Шулай итеп, әгәр сатучы эксплуатация кагыйдәләрендә теге яки бу нигезләмәләр булмаса да, алар «гомумтанылган» булып санала дип аңлатса да, сатучының мондый фикер йөртүе законлы түгел. Чөнки законда сатып алучы товар белән дөрес файдалану өчен үзе гоманларга яки үзлегеннән өйрәнергә тиеш түгеллеге төгәл аңлатыла. Товар турында тулы һәм тиешле мәгълүматны сезгә җиткерү – сатучының турыдан-туры бурычы (хәтта ул җитештерүче булмаса да).