Йортлар буенча җаваплы вәкилләр белән очрашу булды

2020 елның 23 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре, кулланучылар белеме дәрәҗәсен күтәрү һәм үз хокукларын яклау системасын гамәлгә ашыру максатыннан чыгып, Түбән Кама шәһәрендәге 9 нчы микрорайон СТОС рәисе белән берлектә, йортлар буенча җаваплы вәкилләр белән очрашу оештырды. Белгеч кулланучылар хокукларын яклауның гамәлдәге системасы турында сөйләде, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының төп моментларын аңлатты, товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре, Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре, 25.12.2008 ел, №273-ФЗ «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль закон турында сөйләде.

Очрашуда товарларның сыйфатын, бигрәк тә азык-төлек товарларының сыйфатын контрольдә тоту, сыйфатсыз товарны: тонометр, аяк киеме, кием-салым, көнкүреш техникасы сатып алганда кулланучының хокуклары турында сораулар бирелде.

Чара барышында катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлатып буклетлар таратылды. Сыйфатсыз товарлар сатып алуга, төрле хезмәтләр һәм эшләр күрсәткәндә ачыкланган җитешсезлекләргә бәйле сораулар килеп туган очракта, кулланучыларга Түбән Кама территориаль органына мөрәҗәгать итәргә киңәш ителде, анда хезмәткәрләр әлеге мәсьәләләрне түләүсез хәл итүдә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International