Кулланучылар белемен арттыру максатларында

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Ракета+», «Алар» һәм «Продукты» кибетләре территорияләрендә семинарлар үткәрде.

Чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нормалары, законнардагы үзгәрешләр, товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре каралды.

Чара программасында түбәндәге мәсьәләләр күтәрелде:

1. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы таләпләре һәм аны куллану практикасы.

2. Кулланучыга үзе сатып алган товарлар/эшләр/хезмәтләр турында мәгълүмат бирү.

3. Кулланучыларга товар сату.

4. Кулланучыларга эшләр башкару/хезмәтләр күрсәтү.

Россия Федерациясе Хөкүмәте Карарлары:

- Кулланучыга товарны ремонтлау вакытында яисә шундый ук товарны алыштыру чорында аңа түләүсез башка товар бирү таләбе кагылмый торган товарлар исемлеге;

- Товарларда җитешсезлекләр ачыкланган очракта, кулланучыларның аларны алыштыру турында таләпләре канәгатьләндерелергә тиешле техник яктан катлаулы товарлар исемлеге;

- Кире кайтарылырга яки алмашырга тиеш булмаган сыйфатлы товарлар исемлеге.

Очрашуда катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат белән басма продукция таратылды.

Өстәмә рәвештә кулланучыларга һәм оешма хезмәткәрләренә битлек режимын үтәү бурычы турында хәбәр ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International