Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны кисәтү максатларында бизнес вәкилләре белән даими рәвештә профилактик эш алып бара: киңәшмәләр, семинарлар, түгәрәк өстәлләр һ. б. рәвешендә.
Югарыда күрсәтелгән чаралар барышында эшмәкәрләргә гамәлдәге законнарга төзәтмәләр вакытында җиткерелә, сатучы белән сатып алучы арасында барлыкка килә торган конкрет хәлләр һәм алардан чыгу юллары карала. Мондый чаралар, беренче чиратта, эшкуарлар өчен бик кызыклы, чөнки алар ягыннан дөрес гамәлләр сатып алучыларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү, аларның ышанычын яулау, шул рәвешле бизнес уңышын тәэмин итү мөмкинлеге бирә.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» законның әлеге нигезләмәләрен аңлату максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре көн саен сәүдә нокталарында эшләүчеләр белән аңлату чаралары үткәрә.
Еш кына әлеге очрашуларда кулланучылар хокукларын яклау буенча белгечләрнең һәм турыдан-туры сатучыларның үзара хезмәттәшлегенең мондый формасы кулланыла: булган проблемаларны бергәләп тикшерү, сатып алучылар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек тәҗрибәсен уртаклашу.
30 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Н. Назарбаев ур., 60 йорт адресы буенча урнашкан «ВоблаВеег» кибете сатучылары өчен семинар үткәрде.
Семинарда «Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә», аерым товарларны сату Кагыйдәләре һәм нормалары, шулай ук алкогольле продукцияне сату кагыйдәләре буенча гамәлдәге законның төп нормалары каралды.
Барлык бирелгән сорауларга да тулы җаваплар бирелде, очрашудан соң, сатучы белән бергә «Кулланучы почмагы» яңартылды.