«Азалия» портьер тукымалары салонында семинар-уку үткәрделәр

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре Казан шәһәре, Һ. Такташ урамы, 101 йорт адресы буенча урнашкан «Азалия» портьер тукымалары салоны хезмәткәрләре өчен көнкүреш хезмәтләре күрсәткәндә һәм товарлар сатуда кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салуга багышланган семинар үткәрде.

Салонда күп төрле портьер тукымалары сатыла, шулай ук кулланучыларның шәхси заказлары буенча штор һәм портьер тегелә.

Катнашучылар игътибарына кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга сала торган закон һәм норматив актлар, тикшерүләр барышында юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында мәгълүмат җиткерелде.

Товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләрен һәм көнкүреш хезмәтләре күрсәтү Кагыйдәләрен аңлатканда текстиль һәм тегү товарларын сату үзенчәлекләренә, штор һәм портьер тегү килешүләрен рәсмиләштерүнең дөреслегенә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.

Катнашучыларның игътибарын товар һәм аның җитештерүчесе турында мәгълүмат булу зарурлыгына; киселгән тукыма һәм фабрика ярлыгы һәм келәймәлы тукыма кисәкләрен өстәп сатуны тыю турында; сатып алучыга төргәкләнгән рәвештә өстәмә түләү алмыйча гына тукымаларны тапшыру турында; товарның һәм сатучының исеме, сату датасы, артикул, сорты һәм бәясе күрсәтелә торган товар чегын сатып алучыга тапшыру турында; шулай ук сатуны турыдан-туры башкаручы затның имзасы булуга юнәлдерделәр.

Шулай ук сыйфатлы тукымаларны кире кайтару һәм җитештерү дефектлары һәм завод мөһере булган тукымаларны кире кайтару, сыйфатсыз товарларны кире кайтару мәсьәләләре дә күтәрелде.

Чарада катнашучыларга портьер яки штор тиешенчә сыйфатсыз тектерелгән очракта җитешсезлекләр башкаручы тарафыннан төзәтелергә һәм заказчы тарафыннан билгеләнгән срокта бетерелергә, ә җитешсезлекләрне бетерү мөмкин булмаганда, кулланучыга акчаны кире кайтарырга тиешлеге аңлатылды.

Шулай ук салон хезмәткәрләренең конфликтлы хәлләр килеп чыкканда үз-үзләрен дөрес тотулары турында аңлатмалар бирелде.

Товарда яки хезмәт күрсәтүдә җитешсезлекләрнең килеп чыгу сәбәпләрендә шик туганда бәйсез экспертиза үткәрү тәкъдим ителде, эксперт оешмаларының адреслары бирелде.

Казан территориаль органы белгечләре кулланучылардан кергән претензияләрне карау сроклары турында аңлатмалар бирде.

Катнашучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга да тулы җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International