Стоматологка мөрәҗәгать иткәндә нәрсәләрне белергә кирәк? Шул ук вакытта нинди закон нормалары билгеләнгән? Ә хезмәт сыйфатсыз күрсәтелсә, нишләргә?
Казан шәһәренең «Зодиак» стоматология клиникалары челтәрендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре белән бәйле өйрәтү семинарлары үткәрде.
Тыңлаучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде. Катнашучылар игътибарына Россия Федерациясе Гражданнар кодексының, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре, аерым төр хезмәтләр күрсәтү нормалары һәм кагыйдәләре, шул исәптән стоматология клиникалары хезмәтләре күрсәтү нормалары һәм кагыйдәләре җиткерелде.
Россия Федерациясе законнарын еш очрый торган бозулар һәм аларны булдырмау ысуллары, сатучы белән сатып алучы арасында килеп чыккан конфликтлы хәлләрне чишү тәртибе каралды.
Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы һәм сатыла торган товар турында кирәкле мәгълүматның булу-булмавы, фикерләр һәм тәкъдимнәр китабын бирү турында таләпләр аңлатылды.
Хезмәткәрләр сатып алучыларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү һәм гамәлдәге законнар нигезендә үз эшчәнлекләрен тормышка ашыру белән кызыксынуларын белдерделәр. Кулланучылар хокукларын яклау буенча сораулар килеп туган очракта, Этил спирты җитештерү, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Дәүләт инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде.