ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Made in Uzbekistan» бизнес-миссиясе вәкилләре белән оештырылган чарада катнашты

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

2020 елның 1-2 декабрендә Казанда «Made in Uzbekistan» бизнес-миссиясе вәкилләре белән очрашу уза.

«Made in Uzbekistan» - Үзбәкстан Республикасының Инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министрлыгы ярдәмендә оештырылган халыкара базарда товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне алга этәрү проекты.

Бизнес-миссиядә авыл хуҗалыгы продукциясе, мех әйберләре, аяк киемнәре, джинс тукымасы һәм трикотаж, көнкүреш техникасы һәм электроника, трансформатор подстанцияләре өчен җиһазлар, шулай ук шәраб җитештерү компанияләре экспортка юнәлтелгән 100дән артык компания вәкилләре катнаша.

Шул уңайдан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Made in Uzbekistan» бизнес-миссиясе белән бәйле чараларда катнашты.

Мондый чараларда катнашу белгечләр өчен бик мөһим – тәҗрибә уртаклашу да, төрле компетенцияләрне үстерү өлкәсендә, шул исәптән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле сораулар буенча фикер алышу да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International